Танылган режиссер Әмир Кустурица – “КАМАЗ-мастер” командасына: “500шәр чакрымны ничек үтәсездер?”

XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә килгән серб кинорежиссеры Әмир Кустурицаны “КАМАЗ-мастер” командасының полигоны белән таныштырдылар. Ул хәтта команда лидеры, “Дакар” ралли ярышын биш мәртәбә откан Эдуард Николаев белән йөк машинасында йөреп тә карады.

Кузгалганчы, кунакларга куркынычсызлык өчен махсус киемнәр тапшырганнар. Башта бу кадәр саклану чаралары күрелүенә гаҗәпләнгән булсалар, машина йөртүче тизлекне сәгатенә 140 чакрымга җиткерә башлагач, ни өчен кирәклеген аңлаганнар үзләре.

“Безнең кабинада очучы һәм ике пассажир өчен урыннар бар. Әмир Кустурица узышта бик теләп катнашты, чөнки экстримны ярата. Ул үзе вертолет белән идарә итә, спорт машиналарында югары тизлектә чабарга ярата. Ә менә ралли машиналарында йөргәне булмаган икән. Шуңа күрә йөк машинасы мондый тизлек белән хәрәкәт итә алыр дип уйламаган да. Мондый зур тизлек аңа бик тәэсир итте. Урыны-урыны белән “Әйдә, әкренрәк” дип тә сорады”, – дип сөйләгән “Татар-информ”га Эдуард Николаев.

Әмир Кустурицага бу 7,5 чакрымлык сәфәр бик ошаган. Режиссер моннан соң “КАМАЗ-Мастер” командасы өчен җан атарга вәгъдә биргән. Машина белән үзенә дә идарә итеп карарга тәкъдим иткәч, “Монысы да бик җитте”, – дип җавап кайтарган.

– Мин 7,5 чакрымны да көчкә түздем, сез көн дә 500шәр чакрым ничек үтәсездер?.. – дип соклануын белдергән режиссер.


Фикер өстәү