«Алмаз нишләр инде хәзер?» Гаилә башлыгы янгында хатынын һәм кызын югалткан

Азнакай районының Чалпы авылында фаҗига. 43 яшьлек хатын-кыз белән аның 10 яшьлек кызы янгында һәлак булган. Авыл җирлеге башлыгы Альянус Мөхәммәтшин әлеге гаилә турында яхшы сүзләр генә әйтә.

Җитәкче әйтүенчә, гаилә башлыгы Алмазның Себергә эшкә киткән вакыты булган. “Олы кызлары ишетми, сөйләшми иде. Ул Бөгелмә интернатында калган. Өйдә Ландыш белән кече кызы гына булган. Ул бала дүртенче сыйныфта укый иде. Әлегә янгынның сәбәпләрен төгәл әйтмәделәр, – ди Альянус Мөхәммәтшин. – Алмаз нишләр инде хәзер? Нинди зур хәсрәт килде бит. Алар авыру балаларын да яхшы карадылар. Елга бер Мәскәүгә алып барып, тикшертерләр иде. Авыл өчен зур кайгы. Алмаз үз авылыбызныкы, Ландыш Мөслим районыннан иде. Ландыш белән кызы йоклаган җирдән уянмаганнар инде. Өйгә кислород кермәгәч, ут чыгып, пыскып торган. Әлегә мин янган йортта идем. Күңелгә бик авыр. Якыннарын югалткан Алмазга, Ландышның якыннарына сабырлык телибез”.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү