Чаллы көллиятенең тулай торагында студентлар расписание буенча юынуы расланды

Чаллы педагогика көллиятендә студентларның тулай торакта душта юынуда чикләүләргә карата булган шикаятьләренә җавап бирделәр һәм кагыйдәнең гамәлдә булуын расладылар.

Элегрәк белем бирү учреждениесе студентлары шәһәр башкарма комитетына педагогика көллияте тулай торагында расписание буенча юынырга туры килүенә зарланган иде. Вахтер душ ачкычын ике сәгать ярымга гына бирә, шул арада студентларга душта юынып өлгерергә кирәк. Шулай ук алар чәч юар өчен раковинадан файдалану тыелганлыгын, аның өчен пластик тазлар кулланырга кушуларын әйтәләр. Студентлар ни өчен шундый антигигиена шартлары, дип зарлана.

Педагогика көллияте җитәкчелеге тәнкыйтькә җавап бирде. Тулай торакта душларның эш графигы гамәлдә булуын раслады.

«Бу тулай торакның 30 ел элек төзелүенә һәм күптән капиталь ремонт ясалмавына бәйле. Шуңа күрә барлык душ бүлмәләрен дә бер үк вакытта ачсаң, басым сизелерлек кимиячәк. Коену мөмкинлекләре бөтенләй булмаячак. Шуңа да душ бүлмәләре алмашлап эшли. Әгәр кемдер юынырга өлгермәгән икән, ул башка катта урнашкан душтан файдалана ала. Тулай торакта тугыз кат. Һәр блокта икешәр душ кабинасы бар, барысы да эш хәлендә. Ачкычлар вахтада. Ашыгыч очракларда вахтердан ачкыч алырга була», — дип белдерде көллият хакимияте вәкиле.

Тулай торакта капиталь ремонт кайчан көтелә, дигән сорауга җавап бирелмәде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/03/196369/


Фикер өстәү