Йолдызнамә | 4 – 10 ноябрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу атнага эшләрегезне тигез, дөрес итеп бүләргә тырышыгыз. Юкса ял көннәренә сыгылган лимондай калып, корган планнарны онытырга мәҗбүр булырсыз.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Кыяфәткә, өс-башка берникадәр үзгәреш кертергә вакыт җиткән түгелме? Эштәге мөнәсәбәтләргә һәм шәхси тормышка йогынты ясаячак бу…

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Акча-макча һәм эштәге абруйны кайгырту алгы планга чыгар. Уйнап кына дигәндәй, яңа керем чыганаклары да табылып куяр.

Кысла (22.06 – 22.07) Кемнәрнеңдер эшләрен үзегезгә алырга туры килер. Ярдәм итәргә була, тик муеныгызга гына менеп утырмасыннар…

Арыслан (23.07 – 23.08) Үзегезгә артыгын өймәгез, юкса инде атна урталарына ук һавасын чыгарган баллондай “шиңеп” калырга мөмкинсез. Үзегезгә кирәкле бер кеше белән, ниһаять, уртак тел табарсыз.

Кыз (24.08 – 22.09) Атнаны инде әллә кайчаннан кулыгыз җитми килгән эшләргә багышлагыз. Соңлап кына чираттагы ялга җыенасызмы әллә? Әйбәт вакыт!

Үлчәү (23.09 – 23.10) Эштә бер-береңә катырак әйтеп ташлаудан кәеф кырылырга мөмкин. Ә хезмәт хакы күтәрелү ихтималын беләсезме?

Чаян (24.10 – 22.11) Үзегез өчен бик тә кирәкле һәм мөһим хәбәр ишетерсез. Планнар корырга ашыгыгыз: үтә җиңел тормышка ашачак алар.

Укчы (23.11 – 21.12) Акча эшләүнең яңа мөмкинлекләренә саграк карагыз: югалту (әйтик, абруйны) куркынычы бар. Сөеклегез белән араларны җылытып җибәрердәй хәлләр булыр.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Алдыгызга артык катлаулы бурычлар куеп баш катырмасагыз, күпкә ирешәчәксез. Атна ахырында кызыклы кешеләр белән танышачаксыз.

Сукояр (21.01 – 19.02) Машинага бәйле матур гына хәлләр көтелә. Яңасын алу мөмкинлеге пәйда булыр, ахрысы…

Балык (20.02 – 20.03) Чын сәләтегезне күрсәтеп, күпләрнең борыннарына чиертәчәксез. Мөһим бер мәсьәләнең чишелешен табып, сабыйларча сөенәчәксез.


Фикер өстәү