Йолдызнамә | 10–16 май

Кучкар (21.03 – 20.04) Шәхси тормышыгызда зарыгып көтеп алынган тынлык, татулык урнашыр. Ләкин көтмәгәндә килеп чыккан бер вакыйга шул тынлыкны бозмасын өчен, телне тешләп калырга туры килер. Яңа планнар кору һәм аларны хәл итү юлларын эзләп табу өчен әйбәт чор.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Хезмәт урынында көндәшлек кискенләшергә мөмкин. Кызганычка, бер мәлгә кирәксезрәк кешегә әйләнеп калырсыз кебек. Ләкин бәхәсләшмичә генә, әлегә бөтен көчегезне гаиләгездәге мөнәсәбәтләргә бирегез. Шулай икән, озакламый эштә дә үзегезгә ихтыяҗ барлыкка килер.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Бу атнада бәхетне акчага сатып алып булмавын бик ачык аңларсыз. Шуңа акча мәсьәләсендә (зур суммалар турында сүз) хыялланудан, ниһаять, туктарсыз. Атна ахырында тәҗрибәле бер кешенең киңәше үзегезгә бик дөрес бер карарга килергә ярдәм итәр. Ял көннәрендә әйбәт хәбәр ишетерсез.

Кысла (22.06 – 22.07) Таянычыгыз булганда гына катлаулы, зур эшләргә алыныгыз. Юкса көлке хәлдә калырга мөмкинсез. Кайбер бурычларны үтәүдән баш тартырга туры килер. Булдыра алмаганнан түгел, ә вакыт булмаганнан. Дуслыкны саклап калырга теләсәгез, акча биреп торырга авырсынмагыз.

Арыслан (23.07 – 23.08) Күршеләрегез белән юкка-барга әрләшеп, ямьсезләнешеп йөрүдән сак булыгыз: көтелмәгән җирдән проблемалар баш калкытырга мөмкин. Бик телегез кычытса да, дәшмәү ягын карагыз. Шулай гына тынычлыкны саклап кала алачаксыз. Атна ахырында бер хәбәр шәп кенә премиягә өметләндерер.

Кыз (24.08 – 22.09) Гаиләдәге күптәнге бер проблеманың очына чыгу мөмкинлеге барлыкка килер. Аны кулдан ычкындырмас өчен нишләргә? Уяурак, гаделрәк һәм җитезрәк булырга! Яңа танышларыгыз акча эшләү ысулларын тәкъдим итәргә мөмкин. Аларга ышанырга була, ди йолдызлар.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Кем беләндер әрләшеп алу теләге бу чорны тыныч кына уздырырга комачаулар сыман. «Пар» чыгарып алу өчен иң әйбәте – ял итү. Диванга кырын ятып түгел, әйтик, бакчада эшләп ял итү. Атна ахырында кайчандыр язмышыгызга зур йогынты ясаган бер кеше белән очрашып күрешү насыйп булыр.

Чаян (24.10 – 22.11) Бу чорда юл куярга туры килер. Бер генә тапкыр да түгел әле. Якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләрне озакка бозып куясыгыз килмәсә, татулыкка таба адымны беренче булып ясаудан курыкмагыз. Якын дустыгыз үзегезне шәп кенә бер хәбәр белән куандырыр. Акча табуга бәйле булыр кебек ул.

Укчы (23.11 – 21.12) Бик уңайлы, акчалы һәм бәрәкәтле чор. Кая ягына килеп чыксагыз да, игътибар үзәгендә булырсыз. Бу хәл, әлбәттә инде, уңышка ирешүгә ярдәм итәр. Финанс мәсьәләсе искиткеч дәрәҗәдә тиз, әйбәт һәм төгәл хәл ителер. Ул гына да түгел, инде онытыла башлаган планнарыгыз да тормышка ашып куяр.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Бу атнада яңа хис-тойгылар, бик матур тәэсирләр әсирлегендә калырсыз. Рәхәтләнеп ләззәт алыгыз – сезгә хәзер шулай кирәк. Җитәкчегез белән мөнәсәбәтләр тагын да җылыныр, ә бу хезмәт хакында шәп кенә чагылыш табар.

Сукояр (21.01 – 19.02) Атна башында колагыгызга чалынган имеш-мимеш кебегрәк кенә бер хәбәр, чыннан да, 100 процентка дөрес булып чыгар. Ә бу сезгә алдагы тормышыгызда искиткеч зур мөмкинлекләр ачар. Ял көннәрендә элекке мәхәббәтегез бу дөньяда үзенең барлыгын гына түгел, бәлки әле үзегезне һаман яратып яшәвен дә сиздерер.

Балык  (20.02 – 20.03) Бик тә мөһим эшкә өйрәнү өчен форсат туар. Җиңел булмас-булуын, әмма сезнең кулдан килмәгән эш бармыни соң ул?! Дусларыгыз арасыннан берсе үзегезгә әйбәт кенә яңалыклар җиткерер. Бу хәл күңелегезне күтәреп, илһамландырып, көч-куәт өстәп җибәрер.


Фикер өстәү