Газетага язылу

Казанда кышын урам җыештыручыларга роботлар ярдәмгә киләчәк

2026–2027 елның кышында гомуми мәйданы 23 миллион квадрат метрдан артыграк булган урам юллары челтәре дүрт подряд оешма тарафыннан каралачак.

Казанда кышын урам җыештыручыларга роботлар ярдәмгә киләчәк
Фото: Татар-информ

Шәһәрнең кышкы техникасы паркында 580 берәмлек транспорт чарасы бар. Бүгенгә урам юллары челтәрен карап тоту өчен кирәкле техниканың 352 берәмлеге, ягъни әлеге паркның 60 проценты кышкы эшләр өчен әзер. Калган техника һава торышы начарайган вакытта кышка җайлаштырылачак. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләде.

Техника әзер

− Бозлавыкка каршы чималның күләмен төгәл итеп билгели торган җайланманы көйләү эше әзерлекнең мөһим өлеше булып тора. Узган елгы уңышлы тәҗрибәдән соң мәҗбүри булган әлеге гамәл реагентларның күләмен төгәл билгеләргә, артык чыгымнар булдырмаска, бозлавык һәм кар өемнәре белән нәтиҗәле көрәшергә ярдәм итә. Җайланмаларны көйләү эшләре тотрыклы түбән температура башланганчы тәмамланачак, – диде Игорь Куляжев.

Аның сүзләренчә, Казанда тайгак юллар өчен бозлавыкка каршы 53 мең тоннадан артык ком-тоз катнашмасы, 930 тонна реагент әзерләнгән. Әле тагы өстәмә 7,6 мең тонна чимал кайтарту максаты белән аерым контракт төзелгән. Сыек реагент куллану эше дә дәвам итә. Узган елгы тәҗрибә күрсәткәнчә, әлеге төр чималны 7 градус салкынга кадәр куллану эше бик нәтиҗәле булуы белән бергә, 10 процентка якын бюджет акчасын янга калдырырга ярдәм итә.

− Заманча технологияләрне куллану өстенлекле эш юнәлеше санала. Аларны гадәти техника эшли алмый торган тар җәяүлеләр юлында, тротуарларда кулланалар, – диде җитәкче.

 Хакимият эшчеләргә авыр физик эшне киметергә, җәяүлеләр йөри торган юлларны җыештыру сыйфатын арттырырга роботлар ярдәм итәр, дип өметләнә. Хәзерге вакытта юл предприятиеләре штатында 549 машина йөртүче һәм механизатор, шулай ук 561 юл эшчесе эшли. 1 ноябрьдән аларга тагын 375 хезмәткәр кушыла.

Игорь Куляжев әйтүенчә, эшкә урнаштыру чаралары актив үтәлсә дә, кадрлар кытлыгы саклана. Муниципаль предприятиеләргә һәм кече подрядчы оешмаларга 109 машина йөртүче һәм механизатор, шулай ук 57 юл эшчесе таләп ителә. Хәзерге вакытта аларны Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре һәм махсус онлайн платформалар аша эзлиләр.

Күләмне арттыру

Кышын кар Җиңү проспектында, Гадел Кутуй, Несмелов, Васильченко, Короленко, Крутовка, шулай ук Порт урамнарында урнашкан сигез стационар кар эретү пунктында эретеләчәк. «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе әзерлек эшләрен тәмамлаган инде. Барлык пунктлар да техник яктан карны кабул итәргә әзер дип табылган.

– Әмма хәзерге көндә эшли торган пунктлар шәһәрнең даими үсә торган ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый. Чөнки алар тәүлегенә 8 мең тонна гына кар эретә, – диде Игорь Куляжев.

Профильле хезмәтләр бәяләвенчә, карны тулысынча эретеп бетерү өчен, җитештерүчәнлек куәтен тәүлегенә 18–20 мең тоннага кадәр арттырырга кирәк. Моның өчен яңа объектлар таләп ителә, булганнарының яңартылуы мөһим. Киләчәккә өмет белән карап, хакимият «Салават Күпере» микрорайонында газ ярдәмендә кар эретү пунктын проектлый. Ул канализация челтәрләренә бәйле түгел һәм аның җитештерүчәнлеге югары. Бу агынты сулар системасына артык йөкләнеш бирмичә, яңа территорияләргә хезмәт күрсәтергә ярдәм итәчәк.

Стационар пунктлардан тыш, бик күп кар яуган очракта, карны вакытлыча куеп тора торган 15 участок әзерләнә. Әлеге мәйданчыкларның исемлеге Татарстан Экология министрлыгы белән килештерелә. Карны вакытлыча куеп тору урыннарының торышын күзәтү җаваплылыгы шәһәрнең район администрацияләренә йөкләнә. Территорияләр Экология министрлыгы вәкилләре катнашында төзелгән комиссия ярдәмендә тикшереләчәк.

Кыш озак көттерми

– Урамда алтын көз, әмма салкын, карлы һәм бозлавыклы кыш озак көттерми килеп җитәр. Шуңа да әзер булырга кирәк. Без үз көчебез белән җыештыру маршрутларын цифрлаштырдык, электрон юл кәгазьләрен керттек. Әмма шәһәр предприятиеләре цифрлы өзеклекләр, интернет белән проблемалар һәм башка көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда да эшләргә әзер булырга тиеш, – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы урамнарны җыештыру алдыннан халык белән элемтәгә керүгә аерым игътибар бирде. Аның сүзләренчә, автомобиль хуҗалары юлларның кайчан чистартылачагы турында алдан белергә тиеш.

– Бәлки шул вакытта махсус техникаларга юлны чистартуга комачаулый торган автомобильләрен алып куярлар. Район администрацияләре һәм идарәче компанияләр халык белән актив хезмәттәшлек иткән җирдә буран көнендә түгел, ә алдан сөйләшүләр алып баралар, анда эш тә яхшырак башкарыла, – диде Илсур Метшин.

Игорь Куляжев  ассызыклавынча, маршрутлаштыруның математик моделе кар чыгаруны идарә итүнең төп коралы булачак. Ул һәр участок өчен кирәкле санда техника исәпләргә һәм графиктан тайпылышларны оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Кабатлап карыйк

24 октябрьдә исә Казанда кышкы юлларны карап тоту репетициясе узачак. Анда Тышкы төзекләндерү комитеты, район администрацияләре һәм подряд оешмалары җитәкчеләре катнашачак. Бу техниканың линиягә чыгу тизлеген бәяләргә, процессларда тар урыннарны ачыкларга һәм, кар ява башлаганчы, аларны оператив рәвештә бетерергә мөмкинлек бирәчәк.

Кышын юлларны җыештыруның төп проблемаларының берсе булып юл буена куелган машиналар кала, алар махсус техникага комачаулый һәм юлны тарайта. Быел да Казанда мессенджердагы чат-бот аша машина хуҗаларына хәбәр бирү практикасы дәвам итәчәк. Система автомобиль йөртүчеләргә, коммуналь техника узсын өчен, машинаны алырга кирәклеген оператив хәбәр итәргә мөмкинлек бирә. Бу, үз чиратында, урамнарны чистартуның сыйфатын сизелерлек арттырырачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре