– Бу – Казанда иң өлкән, иң тарихлы мәктәпләрнең берсе. Аңа Каюм Насыйри исеме юкка гына бирелмәде. Мәгърифәтче озак еллар янәшәдәге йортта яшәгән, эшләгән, балалар укыткан. Якын-тирәдәге һәр тарафта аның эзләре сакланган. Бу уку йортын тәмамлаган кешеләрнең күбесе төрле өлкәләрдә зур шәхесләр булган, – дип таныштырды мәктәп директоры Роберт Мансуров.
Конференция «Төбәк тарихы проблемалары һәм татар төбәген өйрәнү мәсьәләләре. Тарих, төп юнәлешләр, үсеш нәтиҗәләре һәм перспективалар» дип аталды.
Сәламләү өлешендә сүз нигездә төрле төбәккә таралган татарларның язмышы, берләшүне һичшиксез дәвам иттерергә кирәклеге турында барды.
– Мин гомерем буена татар булуым белән горурланып яшәдем, – диде бу җәһәттән академик, Бөтендөнья татар конгрессының беренче рәисе Индүс Таһиров. – Татар милләтенең көче, мөмкинлекләре чиксез. Чәкчәк юктан гына күренекле татар ризыгына әйләнмәгәндер ул. Без шундагы бал кебек, бер-беребезне югалтмыйча, берләшеп яшәргә тырышабыз.
Аның фикерләрен конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров дәвам итте.
– 2018 елда барыбызны да бер мәйданга туплап, Төбәкне өйрәнүчеләр комитеты төзелде. Ул аңа кадәр эшләп килгән милли хәрәкәтнең эш-гамәлләре белән аваздаш булды. Һәр эшнең әйдәп баручысы бар, бүген комитет җитәкчесе Альберт Борһанов бөтен дөнья татарларын туплый. Конференциядә Россия төбәкләреннән генә түгел, Үзбәкстан, Казахстан кебек чит илләрдән дә милләттәшләребез катнаша. Бу безнең өчен бик мөһим. Тарих институты, архив, археология, халык мирасы аша без татар эзен киңәйтә барабыз. Эшлисе эшләр күп әле, – диде ул.
Сүзне дәвам иттереп, Альберт Борһанов төбәкчеләрне оештыру тарихын барлап алды.
– Моннан 30 ел элек без Рөстәм Миңнеханов белән Биектауга (ул вакытта район башлыгы иде) беренче тапкыр төбәкчеләрне җыйдык. Шунда татар тарихы белән кызыксынучыларның күп булуын аңладык. 2018 елдан бирле ел буена эшләнгән эшләргә йомгак ясап, конференция үткәреп киләбез. Тарихны өйрәнеп, туган авыллар турында китап чыгаручылар саны быел 320 дән артып китте. Халыкның көче һәм бөеклеге – күренекле шәхесләрдә. Без моны бер генә минутка да онытмыйбыз. Соңгы елларда берничә тапкыр Белоруссиядә булдык. Анда татар эзләренең сакланганнары да бар, югалганнары да күп. Безнең бурыч – шуларны барлау. Казахстандагы татар һәм башкорт оешмасы җитәкчесе Тәүфыйк Кәримовның Белоруссиядә батырларча һәлак булган әтисенең абыйсы исемен мәңгеләштерү йөзеннән, һәйкәл сафка бастырдык. Белоруссия җирләрендә кан койган Бөек Ватан сугышы батырлары Петр Гаврилов, Дмитрий Карбышев, Василий Чуйков, Алексей Антонов – дүртесе дә татарлар. Әмма бу хакта Белоруссия халкы гына түгел, Татарстанда да белеп бетермиләр. Әлеге юнәлеш буенча да эшлибез.
Белеп бетермиләр дигәннән, чарада Россиянең Табигый фәннәр академиясе вице-президенты, Мәскәү төбәгендәге Татар морзалары мәҗлесе рәисе Илдар Үтәмешев тә катнашты. Академиядә аның әтисе – Советлар Союзының һәм Россиянең күренекле галиме, конструктор Рөстәм Үтәмешев турында фильм төшерелгән. Аның язмышы тарихчылар өчен дә күздән яшь чыгарырлык аянычлы тема булды.
Язучы Ринат Мөхәммәдиевнең Мәскәүдә «Татар дөньясы» газетасын чыгара башлавына да 25 ел булган икән.
– Беренче тапкыр исемен әйткәч, нәрсә, бу дөнья татарныкы гынамы әллә, дип чеметүдән башлаганнар иде. Сер бирмәдек. Әле дә зур тираж белән чыгарып киләбез. Үз татарларыбыз, меценатларыбыз ярдәм итә. Мин бу конференциядә беренче тапкыр. Конгрессның да, төбәкне өйрәнүчеләрнең дә кирәклеген бик яхшы аңлыйм. Татарлар – илебезнең абруен сакларга күтәрелүчеләр арасында беренче сафта. Тик менә халык саны кими бару гына шомландыра. Шулай да ераграк киткән саен милли хиснең арта гына баруын тәгаен үз күзләрем белән күрәм. Кайларда гына булсам да, татар җәмгыяте оештырылмаган урынны очратканым юк әле. Безгә беренче чиратта авылны сакларга кирәк. Ул – безнең милли академиябез, – диде ул.
Конференция төрле төбәкләрдән килгән тарихчыларның чыгышларына бай булды. Оренбургтан, Йошкар-Оладан, Түбән Новгородтан, Пензадан, Омскидан, Кузбасстан... Төрле төбәкләрдән килгән милләттәшләребезне нигездә бер үк сораулар кызыксындырды. Татарлар кем булган, әби-бабаларыбыз ничек яшәгән? Киләчәктә югалып калмас өчен ниләр эшләргә? Төбәкне өйрәнүчеләр әлеге сорауларга җавап табарга ярдәм итәр дип ышанырга кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез