Йолдызнамә | 7–13 декабрь

Кучкар (21.03–20.04) Атнаның беренче яртысында, үҗәтләнә-үҗәтләнә, үз максатларыгызга ирешәчәксез. Ләкин башкаларның мәнфәгатьләрен күрмәмешкә салышмагыз, юкса көтелмәгән кыенлыклар алдында калырга мөмкинсез. Көндәлек тормышта килеп туган сәеррәк бер вакыйга айнытып җибәргәндәй тәэсир ясар. Бу хәтта тирәгездәгеләр арасыннан кайберәүләрнең чын йөзен ачуга ярдәм итәр.

Үгезбозау (21.04–20.05) Шәхси тормышыгызга кагылышлы четерекле хәлләр җиңел генә хәл ителер. Моңарчы башыгызга да кереп карамаган кайбер нечкәлекләргә төшенү ярдәм итәр моңа! Шулай итеп, өстегездән галәмәт авыр йөк төшкәндәй булыр һәм тормышыгыз ямьләнеп киткәндәй тоелыр. Көннәрдән бер көнне мирас мәсьәләсе баш калкытыр.

Игезәкләр (21.05–21.06) Менә хәзер хәлиткеч адым ясап, килеп туган хәлләрне үз файдагызга борып җибәрә алачаксыз. Бу дөньягызны түгәрәкләндереп, бик тә өметле планнар кору мөмкинлеге бирәчәк. Дөрес, кайбер әйберләрне һәм хәтта кайбер танышларыгызны онытырга туры киләчәк. Әмма куркасы юк: эчке сиземләвегез моны бернинди хатасыз башкарып чыгуга ярдәм итәчәк.

Кысла (22.06–22.07) Алга ыргылыш ясау өчен бүгенге эшләрегезнең һәммәсен тәртипкә салып, барлык түләүләрне (кредиттан кала) түләп бетерергә кирәк булыр. Язмыш кушуы белән искиткеч шәп элемтәләр корып җибәрерсез. Атнаның икенче яртысында эштә хаклы булуыгызны раслап, кемнәрнеңдер нәфрәтен кузгатырсыз.  Берни күрмәгәнгә-аңламаганга салышыгыз – шулай әйбәтрәк. Керем артуга өметләнегез.

Арыслан (23.07–23.08) Атнаның беренче яртысында сәламәтлекне кайгыртырга вакыт икәнен сиздерердәй хәлләр булып алырга мөмкин. Аннан килеп, зарыгып көтелгән шәп кенә бер хәбәр ишетерсез. Тормышыгызда нәрсәләрдер төгәлләнүгә таба бара. Иң элек акчасызлык аркасында килеп туган киеренкелек булырга мөмкин бу. Шулай икән, хәере белән бетсен, дип телисе генә кала.

Кыз (24.08–22.09) Көтелмәгән бер яңалыктан дулкынланып китеп, ярамаган эшкә бара күрмәгез тагын! Юкса булганын да җуярга мөмкинсез. Ашыкмагыз, уйланырга вакыт калдырыгыз. Хезмәттәшләрегез белән ачылыбрак сөйләшергә тырышыгыз. Шулай икән, сезгә күбрәк ышаначаклар һәм хәтта үзләренең серләрен дә ачып салачаклар.

Үлчәү (23.09–23.10) Яхшы якка үзгәрешләр көтелә. Бу бигрәк тә якыннарыгыз белән үзара мөнәсәбәтләргә кагыла. Белеп торыгыз: эштә бер мәсьәләдә тавыш күтәреп маташуның ахыры хәерле бетмәскә мөмкин.  Әлегә, тешне кысып булса да, беркемгә бернинди ризасызлык белдермичә, йөзегезне җимермичә, әкрен генә эшләп йөрүдән дә хәерлесе юк.

Чаян (24.10–22.11) Әйткән һәр сүзегез бик саллы килеп чыгар. Кешеләрне ышандыру сәләте көчәер, шуңа шулай. Әмма бу сәләттән файдаланып, кемнедер ялгыш кына да алдаудан сак булыгыз. Юкса уңайсыз хәлдә калу гына түгел,  җәзасын алу куркынычы да бар. Атнаның икенче яртысында матди максатыгызга ирешерсез: бик отышлы бәядән шәп кенә бер әйбер сатып алырсыз яисә үзегезгә күпме кирәк, шуның кадәр акча эшләүгә ирешерсез.

Укчы (23.11–21.12) Атна башында акча, хезмәт хакы, матди хәлегез турында бәйләнчек уйлар тынгылык бирмәс. Тик әлегә акча эшләү мәсьәләсендә планнар корырга ярамый: кәефегез кырылырга яки бар нәрсәгә битарафлык кына барлыкка килергә мөмкин. Тәгаен генә нәрсәгә омтылуыгызны аңларга тырышыгыз әле. Шуны аңлагач, рәхәт булып китәчәк һәм, ни гаҗәп, матди хәлне яхшырту мөмкинлеге дә ачылачак.

Кәҗәмөгез (22.12–20.01) Киләчәк әллә кайда түгел, ә үзегезнең кулларда.  Кыенлыклардан, тәнкыйть сүзләреннән куркып калмыйча, булдыра алганча, эшләгез дә эшләгез. Әлбәттә, катлаулы бурычлар байтак көчегезне суырачак, әмма тырышлык әрәмгә китмәячәк. Атна ахырында кемнеңдер яшерен бер серен белеп алу күңелегездә йөрткән яшерен сорауларның җавабын ачып салачак.

Сукояр (21.01–19.02) Аягүрә йоклап йөрмәгез. Юкса үзегезне кирәкмәгән эшләргә тартып кертергә маташучылар барлыкка килер. Шул ук вакытта телефон аша алдаучылардан да сак булыгыз: үзегез турында беркемгә бернинди мәгълүмат бирмәгез! Ял көннәрендә дус-ишләрегездән күңелле хәбәрләр ишетерсез. Бу тормышыгызга ниндидер этәргеч биреп, күңелегезне җилкендереп җибәрер.

Балык (20.02–20.03) Үзегез турында бөтенләй онытып, таныш-белешләрегезнең үтенечләрен үтәргә, аларның сорауларына җаваплар эзләргә туры килер. Әйбәт кенә планнарыгыз пәйда булыр, тик аларны үлә-бетә тормышка ашырырга тырышу кирәкмәс. Үзегезне саклагыз, беренче чиратта сәламәтлек икәнен истән чыгармагыз. Ял көннәрендә күңелегезгә тынычлык иңдерердәй яңалыклар ишетерсез.


Фикер өстәү