Лаеш районнында урнашкан умарталыкка аю килгән ВИДЕО

Атабай урманында аю бар! Бу видеоларны безгә укучыбыз Рания ханым җибәрде, дип яза «Матбугат«.
Лаеш районында Атабай урманында умарталары бар икән. Бал кортлары урман эчендә булгач, кеше-кара йөри калса дип видеокамера куйганнар. Умарта хуҗасы көн саен камераны кабызып, карап тора. Беркөнне кабызгач бер оя ауганлыгын күрә, ә оя эчендәге рамнар тирә якка чәчелгән!
Башта кеше килеп җимереп киткәнме, яки кабан дуңгызы ишкәндер дип уйлыйлар. Аюдыр дип башларына да килми. Чөнки камера ерагракта булган хәрәкәтне яздырмаган. «Ирем икенче көнне йөгерде урманга, — дип сөйләде «Матбугат.ру»га Рания ханым. — Ояларны карый, рамнарда тырнак эзләре калган. Бу хәл ике көн рәттән кабатланды. Шуннан тиз генә ояларны бүтән җиргә күчерергә кирәк дип, җыеп күчереп куйдык. Әле һаман кем, нәрсә килгәнен белмибез, тик аю дигән шик булгач, ике ояны калдырдык. Ә берсенә камераны беркетеп куйды ирем. Һәм менә бүген төнлә ул күренде. Нинди зур, матур инде үзе. Әйтәсе килгән сүзебез: авыл кешеләренә, урманда йөрми торыгыз, хәзер җитмәсә гөмбә вакыты. Шуңа сакланырга кирәк дип кисәтәбез килә!»


Фикер өстәү