Ирен Украинада әсирлектән азат итү өчен 10 миллион сум таләп иткәннәр

Россия Эчке эшләр министрлыгының Дзержинск шәһәре буенча Тикшерү идарәсе, янәсе, ирен Украинада әсирлектән коткару өчен бер хатын-кыздан зур күләмдә акча урлау омтылышы буенча җинаять эшен тикшерә. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр иткән.

Әлеге ханымның ире контракт буенча хәрби хезмәт итә икән. Украинада махсус операция кысаларындагы бурычларны үтәү өчен, февральдә хезмәт командировкасына киткән. Март аенда билгесез кешеләр аңа, иренең әсирлеккә төшү турында язып, мессенджердагы төркемгә кушылу өчен сылтама җибәргәннәр. Ханым Россия хәрбиләренең Украина территориясендә урнашу урыннары буенча фикер алышулар алып барылган төркемгә кушылган. Шулай ук үзенең шәхси мәгълүматларын күрсәткән. Ике көннән соң аңа берәү шалтыратып, янәсе, ирен азат итү өчен 10 миллион сум таләп ителүен әйткән. Ханым моның кадәр акчага ия булмаганлыктан, мошенник, кредит алып, 400 мең сум акчаны картага күчерергә киңәш иткән. Хатын-кыз акча күчерүдән баш тарткач, мошенник үтерү белән яный башлаган.

Тикшерүчеләр билгеләгәнчә, бу мошенниклар Түбән Тагил шәһәрендә яшәүче ике ир-ат булып чыккан. Аларны тотканнар һәм сак астына алганнар. Әлеге адәмнәрнең кемнәрнеңдер арадашчысы булып торуы күздә тотыла. Соңыннан Мурманскида яшәүче берәү тоткарланган. Монысының Украинадагы элемтә үзәге белән хезмәттәшлек итүе ачыкланган. Алар телефон аша, төрле сәбәпләр табып, кешеләрне алдап яткан.
Хәзере вакытта тикшерү дәвам итә.


Фикер өстәү