Украинага контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләр: «Кесә түгел, бурыч хакына»

Украинага контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә җыенучылар әнә шулай ди. Махсус хәрби операциягә үз теләкләре белән барып кушылган Татарстан егетләренең саны 500гә җиткән. Әле менә тагын дистәгә якын кешене озаттык. Үзләре белән бераз сөйләшеп алырга да җай чыкты.

Егетләрне Татарстанның махсус батальонына туплыйлар. «Якташларың белән хезмәт җиңелрәк уза. Шуңа да мондый батальонны туплау – безнең өчен әһәмиятле бурычларның берсе», – дип аңлатты контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры, капитан  Рөстәм Сафиуллин.

Украинада хезмәт итәргә теләк белдерүчеләргә дүрт айлык килешү тәкъдим ителә. Шунысы мөһим: егетләр шушы вакыт аралыгында элеккеге эш урыннарын саклап кала алачак. Шулай ук тагын бер мөһим шарт: Россия  Оборона министрлыгы түләгән акчадан тыш, Татарстан Хөкүмәте республикадан киткән егетләргә бер мәртәбә 200 мең сум күләмендә түләү вәгъдә итә. Шуңа өстәп, солдатларның үзләренә һәм якыннарына күпсанлы ташламалар да каралган.

«Ничек борчылмаска инде? Тере кеше бит без дә…»

Ләкин егетләр акчадан бигрәк, бурыч үтәүнең әһәмиятлерәк икәнен әйтә. Биектаудан Павел Шевчук 23 яшен шушы көннәрдә генә тутырган. Махсус хәрби операциягә барырга теләк белдерүчеләрнең без сөйләшкәннәре арасында иң яше ул. «Чакырылыш буенча хезмәт иттем. Армиядән кайткач, товаровед булып эшкә урнаштым. Хәрби комиссариаттан контракт буенча Украинага бару мөмкинлеге булуын ишеттем. Минем бабам хәрби булган. Минем дә шул эшне дәвам итәсем килә. Үзебезнең егетләргә ярдәм итү, кулда корал тоту – минем өчен зур горурлык», – ди Павел.

Егет әби-бабасы тәрбиясендә үскән. Әбисе  исән-сау. «Украинага барырга җыенуым турында ишеткәч, киңәшләрен бирде. Әле бит минем хатыным да бар. Бик борчыла инде. Тик ул миңа ышана, шуңа каршы килмәде. Үзем дә борчылам. Тере кеше бит без дә. Ләкин Ватан алдындагы изге бурычым турындагы уйлар бу курку-борчуларны оныттыра. Исән-имин әйләнеп кайтып, гаиләмне ишәйтәсем бар бит әле!»

29 яшьлек Эмиль Кужаковның контракт буенча хәрби хезмәт тәҗрибәсе шактый зур. Казанда туып-үскән егет 8 еллык хезмәтен Украинада дәвам итәргә тели.

– ДНР һәм ЛНРдагы вакыйгалар турында көн-төн сөйлиләр. Тыныч кына тыңлап, читтән күзәтеп тора алмыйм башка. Физик һәм рухи яктан мин әзер, – ди Эмиль. – Хатыным һәм дүрт яшьлек улымны калдырып китәм. Минем карарыма каршы килүче булмады. Әни, гомумән: «Улым, барырга вакыт җиткәндер», – диде. Аллага шөкер, гаиләбез матди яктан тәэмин ителгән. Ягъни акчасына кызыгып бармыйм анда. Үзебезнекеләргә булышырга кирәк!

Әлмәттә яшәүче Александр Мельниковка 34 яшь. Таза-сау ир-ат була торып, Украинадагы вакыйгаларны өйдә ятып, телевизор аша гына күзәтә алмыйм, ди ул.

– Хатыным, биш балам бар. Өчесен тәрбиягә алып үстерәбез. Алар минем карарны ничек кабул итте дисезме? Ихтирам белән. Хатын да: «Үзең өчен хәл иткәнсең икән, бар», – диде. Әти-әнием дә каршы килмәде. Ләкин күрәм, сизәм инде: бик нык борчылалар. «Исән-сау әйләнеп кайта күр – калганы мөһим түгел», – диделәр. Ничек кенә булмасын, мин үз бурычымны үтәргә барам. Бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелгәнен тыныч кына күзәтә алмыйм», – дип сөйләде ул безгә.

«Контракт төзүчеләр арасында яшь егетләр аз»

Капитан Сафиуллин сүзләренчә, Украинада контракт нигезендә хезмәт итәргә теләк белдерүчеләрнең саны бик күп. «Көн саен 10лап гариза кабул итәбез. Аларның һәркайсы тикшерелә. Чакырылыш буенча хәрби хезмәт узмаган һәм яше 50дән арткан ир-егетләр белән килешү төзелми. Моннан тыш, гариза бирүчеләр тикшерүләр узарга тиеш була. Бу – медицина, психологик-психиатрия тикшерүе, уку, эш һәм яшәү урыны турында мәгълүматлар. Бурычлы, хөкем ителгән егетләр төшеп кала. Алар бит – Ватаныбызның йөзе», – ди ул.

Контракт төзүчеләрнең күбесе – 30 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар. «Яшь егетләр азрак. Күпчелеге – Чечня, Сүриядәге вакыйгаларның шаһитлары. Ягъни хәрби операциянең нәрсә икәнен яхшы белүчеләр», – дип аңлатты капитан.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Украинага контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләр: «Кесә түгел, бурыч хакына»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү