Синоптиклар кисәтә: бүген кич һәм иртәгә иртән сак булыгыз

Татарстанда һәм Казанда 10 июньнең 15 сәгатеннән 11 июньнең 6 сәгатенә кадәр яшенле яңгырлар һәм тизлеге секундына 15-20 метрга җитә торган җил булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Узган ел Татарстанда май аеннан сентябрь аена кадәр эсселек торса, быелгы җәй җылылары белән шатландырырга ашыкмый. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки быелгы май соңгы 23 елдагы иң салкыны булган. Өстәвенә иң яңгырлысы да. Бер ай эчендә 56 мм явым-төшем яуган, ә норма 40 кына. Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, май аенда уртача айлык температура 14 градуска якын булырга тиеш. Ә ул уртача 9-9,5 градус кына иде. Мондый аномалияләр якынча 20-30 елга бер тапкыр кабатлана: соңгы тапкыр мондый салкын май Казанда 1999 елда булды, дип саный эксперт.


Фикер өстәү