«Кеше өч кыз бала табып тәрбияләсә, аның җәннәттә урыны бар»

Бала багу саваплы, диләр. Бу – олы әманәт. Коръән аятьләрендә дә, пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә дә ата-ананың бала тәрбияләүгә кагылышлы вазыйфалары күрсәтелгән. Тик яше барган саен, баланың характеры да, үз-үзен тотышы да үзгәрә. Көйсез чакта бәгырь җимеше белән мөнәсәбәтне ничек көйләргә? «Күчеш чоры»н ничек үтәргә? Бала тәрбияләгәндә нәрсәләрне истә тотарга?

Бу һәм башка сорауларга Наил хәзрәт ЙОСЫПОВ белән җавап эзләдек.

 –  Пәйгамбәребезнең (с.г.в) балаларга карата мөнәсәбәте бик күркәм булуы билгеле. Моны раслый торган нинди хәдисләр бар?

– Сөекле пәйгамбәребезнең (с.г.в.) балаларны яратуы, аларга ягымлы мөнәсәбәттә булуы, вакыт-вакыт алар белән уйнавы, шаяруы хакында бик күп истәлекләр бар.

Балачагында әнисе рәсүлебез (с.г.в.) янына йомышчы итеп китергән Әнәс бине Мәлик (р.г.) шундый риваять әйтеп калдырган: «Мин Аллаһның рәсүле (с.г.в.) янында ун ел хезмәт иттем. Ул миңа бер тапкыр да уфтанмады. «Моны нигә болай эшләдең? Ә моны нигә эшләмәдең?» – дип әйтмәде. Ул кешеләрнең иң күркәм холыклысы иде. Көннәрнең берсендә мине бер урынга йомыш белән җибәрде. Аның әмерен үтәр өчен тышка чыктым. Урамда уйнаган балаларны күргәч, аларга кушылып онытылып киткәнмен. Бераздан артымнан Аллаһның рәсүле (с.г.в.) килде һәм мөбарәк йөзендә елмаю булган хәлдә: «Йә Әнәс! Мин кушкан җиргә бардыңмы?» – дип сорады. Мин исә: «Әйе, менә китеп барам, йә Рәсүлуллааһ», – дидем. Үзенең оныкларын гына түгел, башка балаларны да ихлас күңелдән яратты, аларга башлап сәлам бирде. Сабыйларны кочаклап алып: «Мин сине яратам. Валлаһи мин сине яратам!» – дип сөяр иде».

Әбү Һурайрадан мондый риваять китерелә: «Аллаһның илчесе (с.г.в.) үзенең оныгы әл-Хәсән ибн Алины үпкәндә, әл-Әкра ибн Хәбис аның янында була һәм әйтә: «Минем 10 балам бар һәм мин аларның берсен дә үпкәнем юк». Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа карый да: «Башкаларга мәрхәмәтле булмаган кеше үзенә карата да яхшы мөнәсәбәт көтә алмас», – ди.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) балалар белән һәрвакыт сабыр һәм игътибарлы булган. «Мин пәйгамбәребезнең (с.г.в.) кешеләр белән намаз үткәргәндә аның  җилкәсендә кызы Зәйнәпнең баласын күрдем. Гыйбадәт кылганда ул оныгын җиргә төшереп тора да, сәҗдәдән соң аны яңадан җилкәсенә утырта иде», – дип сөйли Әбү Ката да.

– Балаларга яхшы тәрбия бирү никадәр саваплы, фазыйләтле гамәл?

– Ислам дине карашы буенча, дөньяда иң гүзәл, иң мөкатдәс, иң өстенлекле гамәлләрнең берсе – балалар булдыру һәм иң саваплы эш – балалар тәрбияләү. «Балаларга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез», – дигән рәсүлебез (с.г.в.).

Кыз балаларны тәрбияләү хакында аерым бер искиткеч матур хәдис бар: «Кеше өч кыз бала тудырып тәрбияләсә, аларны тормышка чыгарса һәм аларга игелек кылуны дәвам итсә, ул кешенең җәннәттә урыны бар». Күрәсезме, кыз баланы тәрбияләү никадәр зур бәһагә ия! Аңлашыла ки, әдәпле һәм тәрбияле кыз бала – һәрбер мөселман гаиләсенең күрке.

Гомумән алганда, кешедә булырга тиешле иң зур байлык – тәрбия һәм әхлак гүзәллеге. «Һичбер ата баласына затлы әдәп һәм тәрбиядән башка файдалырак нәрсә бирә алмас», – дигән Аллаһның илчесе. Ә бит, чыннан да, затлы тәрбиядән дә зуррак берни юк. Балаларга калдырган мал-мөлкәт ялгышлар һәм авырлыклар аркасында юкка чыгар, ә менә гүзәл әхлак, асыл тәрбия, әдәп ул – бетмәс-төкәнмәс хәзинә. Әхлаксыз, тәрбиясез кешене беркем дә сөйми. Әдәпле һәм тәрбияле кеше, башкалардан аермалы буларак, җәмгыятьтә хөрмәт һәм дан казана. Балаларга тәрбия биргәндә моны беркайчан да хәтердән чыгармау зарур. Форсаттан файдаланып, газета укучыларыбызга иман-һидәят, тәүфыйк һәм күңел сафлыгы телим.  Балаларыбызга асыл тәрбия, яхшы әдәп-әхлак бирергә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен!

–  «Күчеш чоры» дигән төшенчә бар, хәзрәт. Гадәттә, бу чорда балалар тынгысыз, тыңлаусыз була. Ничек күркәм сабырлык күрсәтеп, бу чорны җиңеп чыгарга?

– Дини һәм психологик яктан караганда мондый чор бар. Бу чорда баланың психологик халәте үзгәрә, формалаша. Шуңа да ата белән ана, бала яралгач та, аны тәрбияли башларга тиеш. Шул вакытта ук бала барысын сизә, ишетә һәм тоя. Моңа мисал итеп бер гыйбрәтле бәянне искә алып үтү урынлы булыр.

Бер акыл иясе янына ата белән ана килә. Боларның яңа гына сабыйлары туган. Алар бу хикмәт иясеннән: «Безгә бу балабызны кайчан тәрбияли башларга икән?» – дип сораган. «Сез нәкъ тугыз айга соңга калгансыз», – дигән акыл иясе.

Күчеш чорында ата-ананың бердәнбер коралы – дин. Адәм баласына үзенең кем икәнен, каян килеп, кая барачагын һәм ни өчен яратылуын, яшәвен, бу дөньяда гомер сөргән вакытында йөрергә тиеш юлын, үзе өчен нинди нәрсәләр зарарлы һәм нинди эшләр файдалы икәнлеген нәкъ менә дин төшендерә.

Балаларның бу чорда кызыксынулары да сәер була. Төрле төркемнәргә, юнәлешләргә бирелергә мөмкиннәр. Йөз-кыяфәтләрен кабул итмиләр, үзләрен үзгәртергә телиләр әле алар…

– Яшь үзенчәлегенә кагылышлы бу чорда мондый сәерлекләр балаларда гына түгел, өлкәннәрдә дә күзәтелә. Галимнәр һәм тәҗрибәле кешеләрнең фикерләренә карап эш итсәк, шуны әйтергә кирәк: мондый кискен, четерекле  мәсьәләләрдән бары тик дин һәм гаилә бердәмлеге генә саклый ала. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Барчагыз да бер булып Аллаһның арканына тотыныгыз, таркалып аерылмагыз», – ди.

Яшьләрнең үзләрен үзгәртергә теләүләре, йөз-кыяфәтләрен кабул итмәүләре ул – үзләрен берникадәр яклау, күрсәтү теләге, психологик халәте. Димәк, аларга ата-анасы, якыннары, җәмгыять тарафыннан игътибар җитеп бетми. Алда әйтеп үтелгәнчә, балаларыбыз белән ачыктан-ачык сөйләшү, аңлашу кирәк. Аллаһы Тәгалә: «Без кешеләрне иң яхшы кыяфәттә бар кылдык», –  ди. Йөз-кыяфәтебезне үзгәртүнең кайбер очраклары гөнаһ санала. Киңәшем шул: балаларыбызга карата бу авыр чорда аеруча сабыр булырга, аларны читкә типмичә, тыгыз элемтәдә булып, яратып аңлашу мәслихәт.

Чулпан Гарифуллина

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү