Владимир Путин 10 елдан соң Россиядә тормышның тагын да яхшырачагын әйтте

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, ил демографик вазгыятьне, халыкның сәламәтлеген, экологияне яхшыртуга омтылырга тиеш.

Президент Владимир Путин белдергәнчә, технологияләрнең үсешенә ирешкәндә, 10 елдан соң Россиядә тормыш тагын да яхшырачак. Бу хакта РБК яза.

Дәүләт башлыгы, яшь галимнәр белән очрашуда Россиянең киләчәге турында Аркадий Дидковскийның соравына җавап биреп, ил демографик вазгыятьне, халыкның сәламәтлеген, экологияне яхшыртуга, квант технологияләрен үстерүгә омтылырга тиеш, диде.

Аның әйтүенчә, яңа компетенцияләрне үстерергә һәм бу өлкәләрдә лидерга әйләнергә кирәк.
— Бу юлдан китсәк, уңышка ирешми калмаячакбыз. – дип йомгак ясады Владимир Путин.

Моңа кадәр Владимир Путин Россиянең СССР баскан тырмага басмаячагын – ил икътисадының ачык булып калачагын белдерде.


Фикер өстәү