“ЯҢА ЙОЛДЫЗ” проектының өченче сезоны старт ала.
Талантлы яшьләрне грандиоз проектның катнашучысы булырга һәм кастинг үтәргә чакыралар.
Шартлары гади:
📌татар телендә җырлыйсың;
📌 яшең 18 дән 35 кадәр;
📌син актив, яшь һәм креатив;
📌сәхнәдә балкырга хыялланасың;
📌үзеңне телеэкраннарда күрсәтүләрен телисең;
📌безнең профессиональ җыр укытучылары белән тавышыңны шомартасың килә;
Тизрәк:
1. ТМТВ сайтындагы гаризаны тутыр
2. Җырлаганыңны телефонга, профессиональ камерага яисә башка төрле гаджетка видео итеп төшер
3. Гаризаңны һәм видеоны tv@tmtv.tatar почтасына җибәр
Ә без, үз чиратыбызда, сине кастингның 2 турына чакырачакбыз һәм синнән чын ЙОЛДЫЗ ясаячакбыз! Иң мөһиме, БУШЛАЙ!
Проект ТР Президенты ярдәме белән уздырыла.
Вакыт җитте! Үзең турында белдер! Алга, ЙОЛДЫЗ булып балкырга!