“Яңа Йолдыз” проектының икенче сезонында катнашу өчен кастинг игълан ителде

Иң текә һәм заманча музыкаль проект — “Яңа Йолдыз” ның 2 сезоны дәвам итә.

Проект Татарстан республиканың Президенты ярдәме белән уздырыла!
Без СИНЕ әлеге грандиоз проектның катнашучысы булырга һәм кастинг үтәргә чакырабыз! Яшәү урыны мөхим түгел! Барлык катнашырга теләүче катнаша ала!

Шартлары гади:

— татар телендә җырлыйсың
— яшең 18 дән 35 кадәр
— син актив, яшь һәм креатив
— сәхнәдә балкырга хыялланасың
— үзеңне телеэкраннарда күрсәтүләрен телисең
— безнең профессиональ җыр укытучылары белән тавышыңны шомартасың килә

Тизрәк:

1. https://tmtv.tatar/2017/?p=4227 сайтындагы гаризаны тутыр

2. Җырлаганыңны телефонга, профессиональ камерага яисә башка төрле гаджетка видео итеп төшер

3. Гаризаңны һәм видеоны tv@tmtv.tatar почтасына җибәр

Ә без, үз чиратыбызда, сине кастингның 2 турына чакырачакбыз һәм синнән чын ЙОЛДЫЗ ясаячакбыз! Иң мөһиме, БУШЛАЙ!

Гариза һәм видеоны 17 июньгә кадәр җибәрергә була.

Вакыт җитте! Үзең турында белдер! Алга, ЙОЛДЫЗ булып балкырга!


Фикер өстәү