Югалып 40 көн узганнан соң мәете табылган егетнең әнисе: «Өметләндерделәр. Кайта, табасыз, диделәр»

 Мамадыш районының Усали авылы егете Раил 16 апрель көнне югалган иде. Якыннары аны исәндер дип көткән. Аны башка күрмәбез дигән уй берәүнең дә башына керми. Менә кайтыр, менә кайтыр, дип өметләнеп, көннәр уза. Тик булмый: 22 яшьлек егетнең гәүдәсен Чулман елгасыннан табып алалар.

– Улым бик акыллы иде, – ди әнисе Фәридә ханым. – Әни дип кенә торды. Көнгә бишәр тапкыр шалтыратып, хәлемне сорар иде. Игелекле бала булды. Тәмәке тартмады, хәмер кулланмады. Авылда тормады шул, Мамадышта фатирга кереп яши иде. Югалыр алдыннан өч көн авырды ул. «Хәлем юк, тән температурам югары», – диде. Коронавирус түгелме дип шикләндем. «Аллергия бугай», – дип җавап бирде. Даруларын да әйтеп эчертә идем. Ул көнне температурасы төшмәде. Бер тапкыр дару эчкән иде инде. Мин тагын эчәргә әйткәч: «Әле 3 сәгать  кенә узды, артык дару кирәкми, бөерләремне бетерә алайса», – диде. Тормышны яратты ул. Апрель башларында җылы көннәр торганга сөенде. «И әни, җәй килде бит, бигрәк матур көннәр!» – диде. Сабыем җәйне күрә алмасын сизгәндер инде…

Раил өч көн авырганнан соң эшенә бара. Ул көнне  бар да яхшы була. Эшләгәннән соң, кире Мамадышка кайта. Камералар аның кичке сигезенче яртыда шәһәргә кергәнен күрсәтә. Әнисе шулай ди.

– Улым кичтән машинасының багы тулганчы бензин салган. Иртәгәсен эшенә барасы булган. Тик төн эчендә серле югалды. Иртән аңа утырып йөрүче ханымнар шалтырата башлаган. Улым телефонын алмаган. Аннары Мамадышта яшәүче апасын эзләп тапканнар. Ул миңа хәбәр итте. «Раил белән сөйләшмәдеңме?» – ди. Шулчакта әллә нишләп киттем. Авыргач, өендә үлеп ятадыр, дим. Исән булсын дип тели башладым. Фатирына апасы тизрәк килеп җитте. Шалтыраткач, телефоны эчтә ишетелә икән. Ишекне ватып кергәч, үзен тапмадылар. Градусникта тән температурасы 39да килеш калган. Шул көннән эзләргә тотындык. Бармаган күрәзәче калмады. Берсе дә улыгыз үлгән димәде. Өметләндерделәр. Кайта, табасыз, диделәр. Ичмаса, берәрсе сиздергән булса, миңа моның кадәр авыр булмас та иде.

Фәридә ханым былтыр 6 майда әнисен мәңгегә югалта.  Бер елдан исә улының үлем хәбәре килә.

– Әнием ике бала хәсрәтен күтәргән иде. Аңа ничек авыр булганын менә хәзер тагын да яхшырак аңлыйм мин. Ничекләр түзде икән ул? Бу хәсрәтне әйтеп аңлатырлык түгел бит. Раил җомга көнне, рамазан аенда югалды. Ниләр булгандыр инде, беркем әйтә алмый. Әлегә үлеменең сәбәбен тикшерәләр. 1 айдан соң нәтиҗәсен әйтәчәкләр. Тик аны белеп, кемгә файда соң? Минем улымны кире кайтарып булмый. Авылда бер ялгызым калдым. Үзәгем өзгәләнә, – ди ул. – Әле ярый кызым бар. Энесенең гәүдәсен дә ул таныды. Мин улымны карый алмадым, аны матур итеп истә калдырдым. Оҗмах түрләрендә булсын иде балам, дип телим. Мондый ачы хәсрәтләрне беркемгә дә күрергә язмасын. Авыр чагымда ярдәм иткән, җылы сүзен кызганмаган һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: Татар-информ/ Михаил Захаров

 


Фикер өстәү