Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Олы Мәҗлесе делегациясе белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының закон чыгару палатасы Олы Мәҗлес делегациясе белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзбәкстан Олы Мәҗлесе вәкилләре Казанга Үзбәкстан Республикасы парламенты белән элемтәләр буенча Дәүләт Думасы депутат төркеме һәм хезмәттәшлек буенча парламентара закон чыгару палатасы төркеме утырышында катнашу өчен килде. Чара Казан Ратушасында узачак.

Рөстәм Миңнеханов Россия-Үзбәкстан дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекнең үсешен билгеләп үтте. Үзара хезмәттәшлекне үстерүдә парламентара элемтәләр аерым роль уйный, дип билгеләп үтте ул.

Рөстәм Миңнеханов товар әйләнешен югары бәяләде. «Без сәүдә-икътисади элемтәләрне актив үстерәбез. Узган ел үсеш 23 процент тәшкил иткән. Тулаем алганда, үзара сәүдә күләме 200 млн. долларга җитә», — диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанның алдынгы компанияләре актив эш алып бара. Үзбәкстанда «КАМАЗ» компаниясе киң таралган: илдә автоүзәк һәм җыю линиясе эшли. Үзбәкстанда «Татнефть»е 2 автозаправка станциясен ачты. Шулай ук «ЕлАЗ», «ТЭМПО», «КМПО», «КЭР-Холдинг», «Ремдизель», «ПОЗиС» һ.б. оешмалар хезмәттәшлекне үстерү яклы. «Без киләчәк хезмәттәшлек өчен яхшы перспективалар күрәбез. Моның өчен мөмкинлекләр зур. Безнең үзара аңлашу бар» — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә охшаш мәдәният һәм традицияләр ярдәм итә. «Гуманитар өлкәдә хезмәттәшлекне киңәйтү мөһим — мәдәният, фән, мәгариф, спорт, туризм өлкәсендә», — дип өстәде ТР Президенты.

Үзбәкстан Олы Мәҗлесенең РФ Дәүләт Думасы белән хезмәттәшлек итү буенча җитәкчесе Илхом Абдуллаев, үз чиратында, Үзбәкстанда, Россиянең алдынгы инновацион төбәге буларак, Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә теләвен билгеләп үтте.


Фикер өстәү