Татарстан Мөфтиенең Раҗәб ае якынлашу уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.

Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

 

Бүген, 11нче гыйнварда, кояш баю белән мөселман календаре өч мөбарәк көн белән ямьләнәчәк – берьюлы изге җомга да җитә, Раҗәб ае да башлана һәм Рәгаиб кичәсе дә керә. Аларның шулай бергә туры килүе безнең сөенечебезне арттырсын һәм елның иң шәрәфле, бәрәкәтле Рамазан аена әзерлек мохитенә тизрәк алып керсен иде.

Раҗәб Рамазан ае якынлашуны хәбәр итә, ураза башланырга төп-төгәл 2 ай гына калып бара, дип кисәтә. Дин кардәшләребезгә ураза гыйбадәтенә рухи һәм физик яктан әзерләнергә вакыт җитте дигән сүз. Галимнәр болай әйтә:

قال ذو النون المصري — رحمه الله — رجب شهر الزرع، وشعبان شهر السقي، ورمضان شهر الحصاد

 

Ягъни: “Раҗәб – чәчү ае, Шәгъбән – су сибү, ә Рамазан – уңыш җыю вакыты”. Раҗәб аеның бөек фазыйләтләрен аңлап, тәкъвалы мөселманнар аны гыйбадәттә, Раббыбызның рәхмәтенә, ризалыгына ирешүгә өметләнеп үткәрергә омтыла. Өстәвенә, Раҗәб ае – хәрәм ай, димәк, адәм балалары гөнаһлардан һәм төрле низаглардан тыелырга тиеш. Шул ук вакытта Раҗәб аенда кылынган изге эшләр өчен савап күпкә арттырылып бирелә.

Раҗәб ае ислам тарихыннан һәм Пәйгамбәр ﷺ тормышыннан истәлекле һәм могҗизалы вакыйгаларга бай. Әйтик, Раҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичәдә – Рәгаиб кичәсендә – Мөхәммәд ﷺнең әти-әнисе никахлашкан. Моннан тыш, Раҗәб аеның 26сыннан 27сенә (быел – 6сыннан 7нче февральгә) каршы төндә Исра вә Мигъраҗ вакыйгасы булган – ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ Мәккәдән Иерусалимга төнге сәяхәте һәм аның Күккә күтәрелүе. Исра вә Мигъраҗ төнендә Аллаһы Тәгалә барлык мөселманнарга өч бөек бүләк ясаган: биш вакыт намаз, “Әл-Бәкара” сүрәсенең соңгы аятьләре һәм Кыямәт көнендә үз өммәте өчен Пәйгамбәрнең ﷺ шәфәгать итү хокукы.

Исра вакыйгасы соңгы вакытта мөселманнар өчен аеруча зур әһәмияткә ия: йөрәкләребез Фәләстыйндагы гаделсезлектән өзгәләнгәндә без аны гел искә төшерәбез. Кызганыч ки, Фәләстыйн халкы менә инде 4 айга якын рәхимсез геноцидка дучар ителә. Мөселман өммәте өчен Әл-Әкъса мәчетенең һәм Фәләстыйн җирләренең мөһимлеге хакында Аллаһ Раббыбызның аятьләре һәм Пәйгамбәр ﷺ хәдисләре хәбәр итә. “Әл-Исра” сүрәсенең 1нче аятендә болай диелә:

سُبۡحَٰنَ ٱلَّذِيٓ أَسۡرَىٰ بِعَبۡدِهِۦ لَيۡلٗا مِّنَ ٱلۡمَسۡجِدِ ٱلۡحَرَامِ إِلَى ٱلۡمَسۡجِدِ ٱلۡأَقۡصَا ٱلَّذِي بَٰرَكۡنَا حَوۡلَهُۥ لِنُرِيَهُۥ مِنۡ ءَايَٰتِنَآۚ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلسَّمِيعُ ٱلۡبَصِيرُ
Мәгънәсе: “Аятьләребездән кайберләрен күрсәтик дип, бер төнне (бик кыска бер вакытта Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) колын Харам мәчетеннән Без тирә-ягын бәрәкәтле иткән Әкъса мәчетенә Күчерүче (булган Аллаһ) – кимчелекләрдән пакь. Һичшиксез, Ул – (һәрнәрсәне) Ишетүче, Күрүче”. Шулай ук имам Мөслимнең “Сахих”ында (№250) Әбү  Заррдан (аннан Аллаһ риза булсын) болай дип китерелә:

عَنْ أَبِي ذَرٍّ يَقُولُ: سَأَلْتُ رَسُولَ اللهِ ﷺ عَنْ أَوَّلِ مَسْجِدٍ وُضِعَ فِي الْأَرْضِ؟ قَالَ «الْمَسْجِدُ الْحَرَامُ» قُلْتُ: ثُمَّ أَيٌّ؟ قَالَ: «الْمَسْجِدُ ‌الْأَقْصَى» قُلْتُ: كَمْ بَيْنَهُمَا؟ قَالَ: «أَرْبَعُونَ عَامًا».
Әбү Зарр (аннан Аллаһ разый булсын) Аллаһның Илчесеннән ﷺ: “Иң беренче булып кайсы мәчет төзелгән?” дип соравы турында җиткерә. Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ аңа: “Әл-Хәрам мәчете” дип җавап бирә. Шуннан соң мин: “Ә аннан соң нинди мәчет?” – дип сорадым. Ул: “Әл-Әкъса мәчете”, – дип җавап бирде. Аннан соң мин: “Ә аларның арасы ничә ел?” – дип, кабат сорадым. Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ: “Кырык ел”, – дип җавап бирде”. Мөселман өммәте өчен әл-Әкса мәчете һәм Фәләстыйн җирләре менә нинди дәрәҗәгә ия!

Кадерле дин кардәшләр! Сезне Раҗәб аен ихлас ниятләр белән үткәрергә, Аллаһы Тәгалә шушы вакытта биргән иксез-чиксез мөмкинлекләрдән файдаланырга һәм, Газзәдәге дин кардәшләребез өчен армый-талмый дога кылырга чакырам. Мөмкин кадәр күбрәк итеп намазлар укырга, ураза тотарга һәм хәер-сәдака бирергә кирәк. Шул чакта, ин шә Аллаһ, Раббыбыз гөнаһларыбызны кичерер һәм өммәтне ике дөнья бәхете белән бүләкләр.

 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин


Фикер өстәү