Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәүлид ае уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәүлид ае уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте. 

«Хөрмәтле дин кардәшләр! Газиз милләттәшләрем!

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү.

Бүген, 15 сентябрьдә, кояш баеганнан соң мәртәбәле Рабигыль-әүвәл ае керә. Халыкта ул Мәүлид ае буларак билгеле һәм безнең пәйгамбәребез, Аллаһының сөекле Рәсүле, тарихта кешеләр арасында иң яхшысы булган Мөхәммәднең ﷺ дөньяга килүе белән олылана.

Мәүлидне мөселманнар Рабигыль-әүвәл ае буена билгеләп үтә, быел ул 15 октябрьдә тәмамлана. Гадәттә Мәүлид кичәләре дин кардәшләр арасында мәҗлес рәвешендә үткәрелә – алар салаватлар әйтә, Пәйгамбәрнең ﷺ гыйбарәтле тормыш юлы, күркәм сыйфатлары, фазыйләтләре турында вәгазьләр тыңлый… Татарстан мәчетләре дә читтә калмаячак һәм халыкны мәҗлесләргә җыячак, ә Казанның тарихи Галиев мәчетендә Мәүлид кичәсе Рабигыль-әүвәл аеның 11 көнендә (26 сентябрендә) узачак. Теләгән һәркем бу чарага рәхим итә ала.

Мөхтәрәм дин кардәшләр! Коръәндә Аллаһы Тәгалә болай ди:

لَّقَدْ كَانَ لَكُمْ فِي رَسُولِ اللَّهِ أُسْوَةٌ حَسَنَةٌ لِّمَن كَانَ يَرْجُو اللَّهَ وَالْيَوْمَ الْآخِرَ وَذَكَرَ اللَّهَ كَثِيرًا

Ягъни: “Сезнең өчен — Аллаһка һәм Соңгы көнгә өмет баглаган һәм Аллаһны күп итеп искә алган кешеләр өчен Аллаһның рәсүлендә күркәм үрнәк бар” (“Әл-Әхзәб” сүрәсе, 21 аять). Шушы аятьтән чыгып, Пәйгамбәребез ﷺ безнең өчен әйдәп баручы, безгә Раббыбызның кануннарын аңлатучы, фанилыктагы гомерне гаделлек белән яшәргә һәм мәңгелек Җәннәтләргә юл күрсәтүче икәнен аңлыйбыз. Яралтучыбызның бөек Китабы һәм Рәсүле ﷺ сөннәте буенча яшәсә кенә, адәм балалары ике дөнья бәхетләренә ирешә алачак! Коръәндә кешеләр өчен шифа булса, сөннәттә – Кәлам Шәрифнең тере гәүдәләнеше, һәр иманлы бәндә өчен үрнәк. Менә ни өчен Пәйгамбәребезнең ﷺ сирасын (тормыш юлын) өйрәнү зарур.

Рәсүлнең ﷺ гомере авырлыклар һәм сынаулар белән тулы була. Шул ук вакытта ул көчле иман һәм бөек сабырлык мисалларына да бай. Аның сирасыннан һәркем үзе өчен кирәкле сорауга җавап таба ала, чөнки Пәйгамбәребез ﷺ Рәсүл генә түгел, ә ата, ир, дус, хөкемдар, остаз, көрәшче дә булган. Нинди генә рольдә булса да, аның һәр гамәлендә гаделлек, тәкъвалык, игелек, хикмәт чагылган була. Бу сыйфатлары белән ул дошманнарын кардәшкә әйләндерә, кешеләргә хаклыкны ача, калебләрне йомшарта. Пәйгамбәребез ﷺ тормышы бөтен өммәт өчен нәсихәт булып тора: без аның артыннан иярергә, аның сөннәтен сакларга, дин кардәшләр һәм тирә-яктагы җәмгыять белән мөгамәләдә, эштә, гаиләдә, гыйбадәтләрдә аңа охшарга тырышырга тиеш. Шул чакта гына Кыямәт көнендә шәфәгатенә лаек була алырбыз, иншәАллаһ.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Мөбарәк Мәүлид аен гыйбадәттә, ихлас ниятләр белән үткәрергә чакырам. Аллаһы Тәгалә һәрберебезне Үзенең бөек Рәхмәте белән бүләкләсен һәм сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ пакь сөннәтенә таянып яшәргә насыйп итсен! Әмин» , — диелгән мөфти мөрәҗәгатендә.

 


Фикер өстәү