Махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан егете “Үлемнән коткарган өчен” медале белән бүләкләнгән

Ул 22 ноябрьдә батырлык кылган.

Алабугадан мобилизацияләнгән хәрби Россия Президенты Указы нигезендә “Үлемнән коткарган өчен” медале белән бүләкләнгән. “Медик” дигән позывнойлы ир-егет 22 ноябрьдә батырлык кылган, дип яза “Новая Кама”. Ул махсус хәрби операция зонасында яралы хәрбиләрне үлемнән коткарган. Әле хәзер дә шунда.

Хәрбинең хатыны басма хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, ире мобилизациягә кадәр “Алабуга” махсус икътисадый зонасындагы бер заводта эшләгән.

“Яшь чагында медицина училищесына укырга кергән ул, чөнки кешеләргә ярдәм итү юлын сайламакчы булган. Ләкин, кызганычка, максатын үзгәртергә туры килгән. Медучилищедан соң армиягә алганнар. Аннан инде, өйләнешкәч, акчалырак эшкә урнашырга туры килде. Шулай итеп, медучилище тәмамлаганнан соң бирелгән сертификаты “янды”, – дип сөйләп үткән батыр егетнең хатыны.

Гаиләсе аның белән горурлана һәм түземсезлек белән өенә әйләнеп кайтуын көтә.


Фикер өстәү