Махсус хәрби операциядә катнашучыларга өстәмә акчалата премия биреләчәк

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым хезмәтләре өчен төрле дәүләт бүләкләре тапшырыла. Бүләккә өстәп, Оборона министрлыгыннан бер тапкыр акчалата премия дә түләнелә.

“Хәрби хезмәткәрләргә акчалата түләү һәм аерым түләүләр турында” Закон һәм “Федераль дәүләт хезмәтен үтүче (үткән) затларга бер тапкыр түләү турында” Россия Президенты Указы нигезләмәләре буенча шундый хокук каралган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: хәрби хезмәткәр үлгәннән соң дәүләт бүләге белән бүләкләнсә, акчалата премия аның хатынына (иренә), ата-аналарына, балаларына, шулай ук иждивениесендәге кешеләргә бирелә. Хәрби хезмәткәрне бүләкләү турында документ басылып чыкканнан соң алты ай эчендә һәлак булган хәрбинең гаиләсе әгъзаларына хәрби частькә (һәлак булган якын кешесе хезмәт иткән) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Акча алу өчен гаиләнең берничә әгъзасы мөрәҗәгать итсә, премия суммасы алар арасында тигез бүленә.

Акчалата премия “Алтын йолдыз” медале, Батырлык ордены, “Фидакарьлек өчен” медале, Георгий хачы, “Кыюлык өчен” медале, “Ватан алдындагы казанышлар өчен” медале белән бүләкләнүчеләргә тапшырыла.
Дәүләт бүләге өчен акчалата премия хәрбинең биш айлык окладын тәшкил итә.


Фикер өстәү