Татарстанда югалган 12 яшьлек малайны тапканнар

Казанда кичә кичен югалган 12 яшьлек малайны тапканнар. Бу хакта “ЛизаАлерт” эзләү-коткару отрядының рәсми төркемендә хәбәр иттеләр.

“Табылды, исән! Югалган кешеләрне эзләүдә теләсә нинди ярдәм – бәһаләп бетергесез. Фәкать кешеләрнең битараф булмаулары нәтиҗәсендә генә бу эшне башкарып чыгарга мөмкин. Эзләүдә катнашучыларның барчасына рәхмәт!” – диелгән хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез: кичә 12 яшьлек малай өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Шуннан соң хокук саклау органнары һәм эзләү отрядлары аны эзләүгә керешкән.

Татарстанда 12 яшьлек малай югалган

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү