Фәрит Мөхәммәтшин Кемерово өлкәсенә кайгы уртаклашы телеграммасы юллады

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары исеменнән Кемерово өлкәсенең элеккеге губернаторы Аман Тулеевның гаиләсе һәм коллегаларының, Кемеровода яшәүчеләрнең кайгысын уртаклашты.

“Кайгылы хәбәрне ишетеп тетрәндек. Кемерово өлкәсен, гомумән, Россия Федерациясен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе арабыздан мәңгегә китте. Ул абруйлы сәясәтче, яңалыкка омтылучан, дәүләт бурычларын нәтиҗәле үтәү буенча зур тәҗрибә туплаган җитәкче иде. Төбәктә социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси вазгыятьне тотрыкландыруга юнәлдерелгән бик күп эшләрне башлап йөрүче булды”, – диелә Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев исеменә юлланган телеграммада.


Фикер өстәү