Элекке губернатор вафат булган

Кемерово өлкәсенең элекке губернаторы Аман Тулеев 79 яшендә вафат булган. Бу хакта төбәк башлыгы Сергей Цивилев “ВКонтакте”дагы сәхифәсендә хәбәр иткән, дип яза “Татар-информ”. Аман Тулеев өлкә белән 1997-2018 елларда идарә иткән.

Цивилев сүзләренә караганда, Тулеев бик үзенчәлекле, көчле шәхес булган. Кризис чорында өлкәгә җитәкче итеп билгеләнеп, төбәкне авыр хәлдән чыгаруга ирешкән.

Бүгенге губернатор басым ясап әйткәнчә, Тулеев төбәктә яшәүчеләрнең күңеленә иң элек гади кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртучы, чын мәгънәсендә халык губернаторы буларак кереп калган.
“Аман Гөмәр улының якты истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр,” – дигән сүзләр белән тәмамлаган үзенең кайгылы хәбәрен Цивилев.


Фикер өстәү