Владимир Путин Ринат Садыйковка Рәхмәт белдергән

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйковка махсус операция шартларында Донбасска гуманитар миссияләр оештыру һәм үткәрүгә зур өлеш керткән өчен Рәхмәт белдергән.

Министрның Татарстан лагерьларында Луганск халык республикасында яшәүче балаларның ялын оештыру өчен яңа төбәкләр белән хезмәттәшлекне җайга салу һәм үстерү, хәрбиләрне махсус җиһазлар һәм кием-салым белән тәэмин итү эше, шулай ук Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар сәфәрләрне координацияләүдәге шәхсән өлеше билгеләп үтелгән.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанның яшьләр оешмалары яңа төбәкләр территориясендә гуманитар миссияләрдә актив катнашып килә. Болар – “Форпост” хәрәкәте, “Бердәм Россия”нең Татарстандагы яшь гвардиясе, студентлар отрядлары, Татарстан студентлары-коткаручылар.


Фикер өстәү