Йомырка бәясе ник арткан? – Владимир Путин хакимияттәгеләрнең хатасын әйткән

Россия Президенты Владимир Путин йомырка бәясе артуга бәйле хәлләрне аңлатып үткән. Аның фикеренчә, хакимияттәгеләр продукциянең бу төренә ихтыяҗның артуын вакытында исәпкә алмаган.

“Йомырка белән нәрсә килеп чыкты дисезме? Вакытында чарасы күрелмәгәнгә шулай килеп чыкты – бездә җитештерү кимемәде бит. Халыкның кереме арту сәбәпле куллану да артты. Күпкә булмаса да, халыкның кереме үсте. Шуңа күрә йомырка, тавык итен күбрәк сатып ала башладылар. Шул ук вакытта хакимияттәгеләр импортка юл ачу турында вакытында уйламады. Ыгы-зыгы башлангач, бәя өскә менеп китте”, – дигән Президент Ерак Көнчыгыш федераль округы эшмәкәрләре белән киңәшмәдә.


Фикер өстәү