Путин дару кытлыгы һәм аның кыйммәтләнүе өчен Мантуровны янә тәнкыйтьләгән

Даруханәләрдә кайбер даруларга кытлык сизелә. Билгеле бер препаратлар кинәт кыйммәтләнде, дип белдергән Президент Владимир Путин. Россиядә фармацевтика производствосы үсүгә карамастан, шундый хәлләр күзәтелә, дип басым ясап әйткән ул Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә.

“Узган елның өч кварталында дару җитештерү 22%ка диярлек арткан. Илебездә эшләп чыгарылган препаратларның базардагы өлеше 60% тәшкил итә инде. Шуңа да карамастан, кайберләренә кытлык барлыкка килгән, бәяләре арткан”, – дигән Путин.

Президент фикеренчә, логистикадагы проблемаларга, даруларны вакытында сатып алмау һәм вакытында кайтармауга бәйле бу. Ул сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровны даруларга бәйле вазгыятьне контрольдә тотарга чакырган. “Грипп чорында температура төшерә торган препаратларга, антибиотикларга һ.б. ихтыяҗның зур булуын белеп торабыз. Вакытында билгеле бер запас булдырып куюга берни комачауламый. Шул хакта уйлавыгызны сорыйм. Күпләребезнең тормышын җиңеләйтер һәм базарда бернинди дә ыгы-зыгы тудырмас иде бу”, – дигән ул.

Сүз уңаеннан, Владимир Путин узган атнада Мантуровны предприятиеләрдә самолетлар җитештерүгә заказлар рәсмиләштерүгә бәйле кыенлыклар өчен тәнкыйтьләгән иде.


Фикер өстәү