Язын карабодай алучылар артса, көзен дару сатып алучылар арткан

Язын күпләп карабодай алдылар, хәзер – дару. Казан Кремлендә даруларга булган ажиотажга аңлатма бирделәр. Хакимият даруханәләрдә бер кешегә күпме дару сатылуын контрольгә алмаячак.

– Кешеләр үзләрен үзләре контрольдә тотарга тиеш. Чынлап та дару кирәк булган кешеләр даруханәгә килеп алырлык булсын иде. Язын, пандемия башында, кешеләр күпләп карабодай сатып алды. Хәзер шул ук хәлне даруларга карата күзәтәбез. Тагын бер кат искәртәсе килә: даруларны күпләп һәм артыгын куллану зыянга гына. Федераль Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматы буенча, ил күләмендә даруларны сатып алуга ихтыяҗ 15 тапкыр арткан. Һәр төбәк бу вазгыятьне хәл итү өчен төрле карарлар кабул итә, – диде Лилия Галимова.


Фикер өстәү