Россия даруханәләре дарулар кытлыгы өчен сәбәп күрми

Дарулар базарындагы вазгыять тотрыклы, запаслар даруханәләрдә дә, тәэмин итүчеләрдә дә булдырылган.

«Җитештерүчеләрнең берсе дә запассыз эшләми һәм субстанцияләр запаслары да бар. Препаратлар белән кытлык көтелми», — диде «Российская газета»га Фармацевтика ассоциацияләре альянсы башлыгы Виктория Преснякова.

Преснякова узган атнадан даруханәләрдә даруларга югары ихтыяҗ булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, кешеләр хроник авырулар вакытында билгеләнә торган даруларны запаска ала, ягъни даими рәвештә кабул итә торган препаратларны сатып ала.

Ихтыяҗ үсеше шул исәптән валюталар курсы үсеше аркасында препаратларга бәяләр үсәчәк, дигән курку белән бәйле. Әмма бүген хөкүмәт, профильле ведомстволар, парламентның югары һәм түбән палаталары, тармак ассоциацияләре нинди дә булса препаратлар кытлыгын булдырмас һәм аларга бәяләрне арттырмас өчен барысын да эшлиләр, ди ул.

«Өстәвенә, әлегә бер генә чит ил партнеры да тәэмин итүдән рәсми рәвештә баш тартмады. Безне санкцияләр даруларга кагылмас дип ышандырдылар. Бу ахыргы карар дип өметләнәбез», — дип йомгаклады Преснякова.


Фикер өстәү