«Киләсе кайтканда, әни…»

Соңгы очрашулары июнь аенда була аларның. Айрат кечкенә кызчыгы белән хатынын бала тудыру йортыннан алып чыгарга кайта. Нибары бер көнгә. Үзенә тиешле ун көнен дә ял итмичә, кабат егетләр янына ашкына. Бер атна вакыт узуга, 32 яшьлек капитан Айрат Байковның үлеме турында хәбәр килә. Аның 28 яшьлек хатыны 13 көнлек һәм 4 яшьлек ике кызы белән тол кала.

Ана йөрәге

Авыр чакларында зур хәсрәтне бүлешкән һәр кешегә рәхмәт укый Байковлар.

– Кемнең кем икәнен шул чакта беләсең икән. Туган яктан күп кеше килде. Без инде күптән Казанда яшәсәк тә, район хакимияте ярдәменнән ташламады. Иремнең якташлары, Шәдче авылы  игътибарсыз калдырмады, – ди Әлфия апа. – Вакыт – дәва, дисәләр дә, дөрес түгел. Батыр йөрәкле ул үстерүемә горурланам. Әнә шул бераз тынычландыра мине. Аның медаль-орденнары гына да күпме! Вакытында мактый да белмәдем бит!

Мамадышта 8 нче сыйныфны тәмамлагач, Айрат Казанга Суворов училищесына укырга керә.

– Сабыйны чыгарып җибәрү җиңел булмады. Әмма аның хакына барысына әзер идек. Улым кая бара – без дә шунда булдык. Мамадышта яшәгәндә, Казан юлын таптадык, улым Санкт-Петербургта хәрби академиядә белем алганда, анда барып йөрдек. Сахалинга җибәргәч, анда да бардым. Махсус хәрби операция башланганда, аның инде пенсиягә чыгу яше җитеп килә иде. Айрат исә ул хакта уйлап та карамады. Гел бер сүзне кабатлады: «Без бармасак, тагын кем барыр?!»

Әлфия апа бик өзгәләнә. Сүз саен тиз-тиз күз яшьләрен сөртүен, миңа сиздермәскә тырышып борынын тартуын күреп, күңел тула. Тугыз ай карынында йөрткән, кадерләп үстергән, инде хәзер гаиләсенә сөенеп яшәгән чакта улыңны югалт та елама, имеш! Ничек еламасын инде, ана бит ул!

– Бала хәсрәтеннән дә зуррак кайгы юк икән. Моны сүзләр белән генә аңлатып булмый. 32 яшьлек имәндәй балам салкын җир астына кереп ятсын инде! Сагынуга, йөрәк тулы сагышка түзәрлек түгел. Бер ана да мин кичергәнне кичермәсен. Сабыйлар әтиле-әниле үссен иде. Балаларын югалткан әти-әнигә сабырлык бирсен Раббым! Башка хәсрәтләр күрергә язмасын.

Ата йөрәге

Айратның әтисе дә бу югалтуны авыр кичерә.

– Мин – Актаныш кызы. Керәшен егетенә кияүгә чыгасымны белгәч, әткәй-әнкәй башта бик борчылды. Әмма бәхетемә каршы төшмәделәр. Ирем белән бик аңлашып яшибез. Бала хәсрәте аның иң яхшы ир, иң зур йөрәкле әти, сабыр кеше икәнен тагын бер мәртәбә күрсәтте. Кычкырып елый да алмый бит әле алар. Бик авыр булды аңа! Айратның җәсәден, Ульяновскига барып, үзе каршы алды. Ничекләр түзгәндер йөрәге? – дип сөйли Әлфия апа. – Ирем көн саен диярлек улым янына барып йөрде. Кабере янына килгән саен, бер күбәләк килеп куна икән. Хәзрәт белән сөйләшкәннән соң, бераз тынычланып калды. Әле күптән түгел улыбызның һәлак булган урынын күреп кайтты. Бер ялгызы юлга чыкты да китте. Әле ярый яхшы кешеләр очраган. Юл уңае булмаса да, улым хезмәт иткән җиргә илткәннәр.

Айратның үзен дә, матур күңелле, кешелекле иде, дип искә алалар. Намазларын калдырмый.  Исән-имин кайтасына өмет белән яши. Гел сөйләшеп торалар. Нинди генә хәл булса да, якыннары белән элемтәгә чыгарга тырыша, юату сүзләре таба. Ул һәрвакыт, мин анда кирәк, иптәшләрем көтә, егетләргә терәк булам, дип кабатлый.

Офицер хатыны

Казан кызы Алия белән Айрат биш ел элек гаилә корып җибәрә. Бик яратышып өйләнешә алар. Алия иреннән биш яшькә кече булса да, акыллы итеп тормыш итә. «Минем Айратым», – дип кенә тора ул. Әлфия апа киленен, чын офицер хатыны, дип атый. Ире кайда хезмәт итсә, шунда бара ул.

– Улыбыз махсус операциягә киткәч, киленебез анда да барып кайтты. Мин аңа бик рәхмәтле. Шуннан кайткач, икенче кызлары туды. Айратым баласын күрергә кайткач, зур итеп аш уздырдык. Исем куштырдык. Ике балага да корбан чалдырдык, – дип сөйли Әлфия апа. – Алиягә бик авыр икәнен беләм. Үз хәсрәтен үзе генә беләдер. Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Кодагыйларым белән яши. Оныкларны карашырга күбрәк алар булыша. Улымның дәвамчылары, изге күңеле, баламны бәхетле ир иткәне өчен Алиямә мең рәхмәт.

Якыннары Айратны төшләрендә матур итеп күрә. Улларының рухы шаттыр, дип юаналар. Ә күңелләрендәге сагыш беркая да китми, кимеми дә. Әлфия апа әйтмешли, гомер буена җитәрлек йөрәк ярасы. Бөтенләйгә киткәнен белсә дә, әни күңеле барыбер көтә. Теге вакыттагы кебек. Соңгы киткәндә, әнисе биргән җиләк кайнатмасын самолетка алып керергә рөхсәт итмиләр. Айрат өйләренә шалтырата: «Киләсе кайтканда алып китәрмен, әни. Киләсе кайтканда…»

Белешмә

Айрат Байков 1990 елның 6 ноябрендә Мамадыш шәһәрендә туа. 2005 елда 8 нче сыйныфтан соң Казан Суворов училищесына укырга керә. 2008 елда, уку йортын тәмамлап, Айрат башта Казан югары артиллерия команда училищесында, аннары Санкт-Петербургтагы хәрби академиядә белем ала. 2013 елда Сахалинда хезмәт итә башлый.   2018 елда Сүриягә командировкага бара, ә 2022 елның февралендә махсус хәрби операциягә җибәрелә. Капитан Айрат Байков 2023 елның 2 июлендә һәлак була. Мамадышта ул укыган 2 нче лицейда батыр егеткә истәлек тактасы куелды.

 

 


Фикер өстәү