Иртәнге һәм кичке ашны кичектерүнең нинди куркыныч тудыруын аңлатканнар

Кичке тугыздан соң ашау йөрәк авырулары куркынычын өчтән бер өлешкә арттыра.

Мәскәү дәүләт университеты клиникасы эндокринологы Зөһрә Павлова иртәнге һәм кичке ашны соңга калдыруның йөрәк-кан тамырларына зыян китерүе турында кисәткән.
“NutriNet-Sant” тикшеренүе нәтиҗәләренә караганда, кичке тугыздан соң ашау йөрәк авырулары куркынычын өчтән бер өлешкә арттыра. Иртәнге ашны кичектерү дә мондый куркынычны көчәйтә. Табиб әйтүенчә, иртәнге ашны тоткарлауның һәр сәгате йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу ихималын 6 процентка арттыра.


Фикер өстәү