Кытай ауганда, без нишләрбез?

Глобаль икътисадның дәһшәтле кризисы бу юлы Көнчыгыштан – Кытай тарафыннан килә. Әйе, Европада да хәлләр шәп түгел, Америка да финанс тотрыклылыгы белән мактана алмый, фәкыйрь саналган илләрнең күпчелеге ярымдефолт хәлендә. Рәсми статистика Кытай икътисадының үсешен күрсәтә, бары тик үсеш темпларының кимүе турында гына сүз алып бара.

Әйтик, өченче кварталда Кытай эчке тулай продуктының үсеше 4,9 процентка кадәр кимеде. Беренче яртыеллыкта үсеш 5,5 процент булган. Теләсә кайсы Көнбатыш иле мондый темпларга ирешсә, тантанага сәбәп булыр иде. Владимир Путинның күптән түгел ясаган чыгышын искә төшерик әле. «Россиянең үсеш темпы 3,5 процентка җитәргә мөмкин» дигән сүзләрне ул уңыш билгесе буларак әйткән иде. Ни өчен Кытайның 4,9 процентлык үсеше начар да, безнең 3 процентлык адым да алгарыш буларак кабул ителә? Шул сорауның җавабын табарга тырышып карыйк.

Бердән, барлык илләрдә дә статистика – миләрне юдыру коралы ул. Кытайда аеруча. Бүген аларда икътисадтагы начар тенденцияләр турында сөйләү тыелган. Атаклы икътисадчылар да, мәсәлән, дефляция турында авыз ачып бер сүз дә әйтә алмый. Социаль челтәрләрдә проблемалар турында сүз кузгату куркыныч. Бик яхшы дигәндә социаль рейтингың түбәнәячәк. Рейтинг түбәнәю Кытайда хокуларың кысылуга китерә: чит илгә чыга алмыйсың, рестораннар-кунакханәләргә юл бикләнә, медицина ярдәме дә чикләнергә мөмкин. Кара исемлеккә кертелгән кешеләргә телефоннан шалтырату да хәтәр хәтта. Шалтыратсаң, телефоныңда махсус көй уйный башлый, «Бу кешедән ераграк тор», – ди. Хөкүмәтнең икътисадый сәясәтеннән риза булмаган зур гына бизнесменнарның бөтенләйгә юкка чыгу мисаллары җитәрлек. Шундый шартларда рәсми статистика саннарына ышана алабызмы?

Аннан соң статистика ничек исәпләүгә дә бәйле ул. Эчке тулай продукт бар илләрдә дә акчалата исәпләнә. Башка берәмлеге була да алмый инде аның. Россия икътисады, мәсәлән, сумнарда исәпләгәндә 2,5–3 процентлы темплар белән үсеп бара. Хисапны долларларга күчерсәк, эчке тулай продукт, 2022 елгы белән чагыштырганда, 17 процентка кимегән. Шуңа күрә Кытайның рәсми үсеш саннары бик аз нәрсә сөйли. Саннар дөрес булган очракта да кытайларның чүпрә кебек кабарган бурычларын түләү өчен үсеш темплары җитәрлек түгел. Аннан Кытай тулай продуктының бер сәер ягы бар: ул җитештерелә, ләкин кулланылмый. Хәзер алар төзегән торак мәйданнарын квадрат метрлар белән түгел, квадрат километрлар белән үлчиләр. Дөрес булса, 3 миллиард кешегә җитәрлек торак төзелгән, әмма хәтта Кытайда да аның кадәр халык юк. Сатылмаган фатирлар ил икътисадын муенга бәйләнгән таш кебек упкынга сөйри. Торак бәяләре ил тарихында беренче тапкыр 19 ай рәттән түбәнәя. Кытай эчке тулай продуктының 30 проценты – торак йортлар. Тармакның җимерелүе нинди нәтиҗәләр бирәчәген шуннан күз алдына китерегез. Компартия, җимерелүне туктату өчен, барысын да эшләргә тырыша. Бюджеттан тармакка зур суммада акчалар бүленә. Дәүләт хисабына беркемгә дә кирәкмәгән фатирлар төзү статистиканы яхшырта ала, ләкин финанс хәлен начарайта.

Бер торак төзелешендә генә түгел, Кытай икътисадының башка тармакларында да шуңа охшаш хәл күзәтелә. Артык җитештерү кризисы аркасында Кытай корычына, автомобильләренә, көнкүреш техникасына экспорт бәяләре төшә. Илнең экспортка озатылган корычына бәяләр, мәсәлән, 40 процентка түбәнәйгән, автомобильләргә – 10 процентка. Нәтиҗәдә чит илләргә автомобиль сату ноябрь аенда 28 процентка арткан. Беренче карашка шәп бит инде, әйеме. Әмма тышкы базарларга товар бәясен төшереп сату икътисадчылар телендә нәрсә дип атала әле? Демпинг дип. Демпингны бер илдә дә яратмыйлар, чөнки эчке базардагы бәяләрне төшереп, үз җитештерүчеләреңне авыр хәлгә куя. Кытай товарларын депминг белән сату дөнья икътисадының астын өскә китерәчәк, чөнки корычның яртысын алар җитештерә, глобаль автомобиль җитештерүнең 30 проценты – шуларныкы. Евросоюз Кытай автомобильләренә бәяләр төшү уңаеннан махсус тикшерү үткәрә башлады инде. Һиндстан һәм Вьетнам Кытай адресына гаепләүләр яудыра. Демпингка каршы чаралар озак көттермәс, дип уйларга кирәк.

Икътисадның мәтәлчек атуын туктату, һич югында кичектерү максатыннан, компартия эре компанияләрне үз контроле астына ала. Дәүләт компанияләре исә компетентсызлык һәм зыянга эшләүнең югары үрнәген күрсәтәләр. 2016 елда аларның 42 проценты зыянга эшләгән. 2019 елда керемнәре эчке тулай продуктның 35 процентын тәшкил итүгә карамастан, дәүләт компанияләренең чиста табышы аның 3 процентын гына тәшкил иткән.

Югарыда сөйләнгән хәлләр СССРны искә төшерә. Совет державасының эчке тулай продукты начар түгел иде бит. Хәрби техникадан тыш әйберләр дә байтак җитештерелә иде. 1980 нче еллар ахырында бу юлларның авторы Арчада өр-яңа комбайннар каберлеге яныннан үтеп йөри иде. Конвейердан гына чыккан урып-җыю техникасы беркемгә дә кирәкми. Арзан да әле ул җитмәсә.

«Ни өчен Кытай турында язасың?» – дип сорар, бәлки, укучы. Аның икътисады белән кендекләр береккәнгә. Бердән, Россия чималы нигездә шуларга сатыла. Икенчедән, безнең базардагы технологик продукция – асылда шуларныкы. Безнең автомобиль дип сатылган машиналарның да кайвакыт шильдигы гына безнеке. Монополист буларак, чиннар безгә сатылган товарларга бәя төшерми, киресенчә, күтәрә, дип әйтәләр. Болардан да мөһимрәге: безнең финанс системасында юань хакимлек итә. Резервларда – шул, хәтта гражданнар да банк хисапарындагы акчаларын кытай кәгазьләрендә саклауны арттыра. Бу ил икътисады егылса (анысы исә котылыгысыз, вакыты гына җитмәгән), Россия финанс системасы зур тетрәнү кичерәчәк, туплаган байлыклар бик тиз саегачак. Исән булсак, ул көнне күрербез, дип уйлыйм әле мин. Икътисадый хәлебез бик мактанырлык түгел. Азәрбайҗаннан 612 мең тавык йомыркасы китертү турындагы хәбәрләрне матбугат кыры зур вакыйга буларак хәбәр итте. Бу – Казан халкының яртысына бер кабарлык ризык.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү