Җир шары күләмендәге масштаблы кризистан котылу юлы бармы?

Декабрь аенда 2020 елга фаразлар язганда, без: «Дөньяда бүген вазгыять шундый: иртәгәсе көннең бүгенгедән начаррак булуы көтелә», – дигән идек. Яңа елның беренче көннәрендә үк безнең гомуми фараз конкрет вакыйгалар белән раслана башлады: зур сугыш куркынычы булып үтте, коронавирус зәхмәте калкып, башта Кытайны екты, аннан соң бөтен планетаны селкетә башлады, биржа түнтәрелешләре гадәти вакыйгага әйләнде, нефть сугышына старт бирелде һәм ул рус сумын төртеп екты…

Әле елның өченче аен гына ваклый башлавыбызны искә алсак, бөек вакыйгалар тыгызлыгы шаккатмалы булуны күрербез. Кризис бөтен котылгысызлыгы белән безнең каршыда үзенең килбәтсез биюен бии…

Ил икътисады бик авыр хәлдә булуны исәпкә алсак, милли валютаның буш кәгазьгә әйләнүе – котылгысыз күренеш. Әмма Конституциягә үзгәрешләр кертү ихтыяҗы девальвацияне тормоз стадиясенә куып кертте: Үзәк банк валюта сата башлады, «Газпром» чит илдән әҗәткә алган долларны рубльне тотрыклыландыру өчен спекулянтлар карынына ыргытты һәм… без акча очсызлануның туктап калуын күрәбез. Акчасы бар кешеләргә зур потенциаль мөмкинлекләр ачты бу: долларның кимендә ай ярым тирәсе 67 – 75 сум арасында тирбәләчәген аңлатты. Аналитиклар бер айдан алып 5-6 айга кадәр чагыштырмача финанс тотрыклылыгы вәгъдә итә.

Аннан соң рубль бәйдән ычкынырга мөмкин. Доллар сатып алу өчен сумнар көннән-көн күбрәк кирәк булачак. Кыйммәтләнүне кыйммәтләнү алыштырачак. Безнең кесәдәге сумнарны нульгә калдыру туктаусыз рәвештә барачак. Бүген эшләп алганың икенче көнгә ярамаячак. Шуңа күрә берникадәр запасларың бар икән, алтын тәңкәләр сатып аласыңмы, евро белән долларга өстенлек бирәсеңме: уйлау һәм хәл итү – синең эш. Тик нульгә калдыру бөтен дөньяда барачак, шуңа күрә алтыннан башка барлык активларның да тотрыклылыгы – вакытлы күренеш. Иң яхшысы азык-төлек җитештерү өлкәсенә инвестицияләр ясау. Кечкенә генә булса да үз җиреңне булдыру, төзи алсаң, төзеп калу, эш коралларына тиенү. Өстәмә акча эшләү мөмкинлегеннән баш тартмау мөһим. Таксовать итәсеңме, кишер сатасыңмы, үз блогыңны булдырасыңмы – кем нәрсәгә сәләтле, шуны файдалансын. Берничә айдан соң бу мөмкинлекләрнең барысының да берьюлы юкка чыгуы ихтимал.

Эш урыныңның кадерен белергә кирәк, әлбәттә. Җитәкчелек белән ызгышмаска, һөнәри осталыкны арттырырга… Акчаны бик исәпләп һәм уйлап тотарга: иң кирәкле нәрсәләрне генә алырга, кризис узганчы, күңел ачу чаралары, туризм кебек мәшәкатьләрдән баш тартып торырга. Инде дөньякүләм пандемиягә әверелеп баручы коронавирус та шуны таләп итә бездән. Әлегә Россиядә үпкә чирен дә нульгә чыгарып торачаклар. Конституциягә тавыш бирергә комачауламасын өчен, аның исемен әйтүгә табу кертеләчәк. Тик бу сәламәтлекне саклаудан туктарга дигән сүз түгел. Кайчандыр чума эпидемиясе башлангач та баштарак халыклар аңа көлеп караганнар, карантинга каршы чума бунтлары да булып узган. Тышкы яктан нульгә әйләндерелсә дә, вирус эчке һөҗүмнәрен туктатмаячак. Кан тамырларына, сулыш юлларына үтеп керергә тырышачак. Безне әйләндереп алган бөтен тышкы дөньяда тарала икән, безгә генә килмәс, дип юану урынсыз.

Гомумән, безнең икътисади хәлебезне агулап торачак Кытай чире. Хәзер менә Кытайда аны җиңеп киләләр, чин икътисады эшли башлаячак дигән өметле хәбәрләр күренә. Әмма Азия илләре, Европа кыйтгасы әле яңа карантинга ябылып ятканда, экспорт хисабына үсүче Күк асты иле товарларын кемгә сатар соң? Димәк, әле тынычланырга иртәрәк. Без 2019 елның җәй башында: «Җитмәсә, чин иле бүген тирән кризиска кереп батарга җыена һәм алдагы елларда кытайларның тормыш дәрәҗәсе көнләшерлек булмаячак, менә күрерсез», – дип язган идек. Күрегез: безнең фараз, ярты ел үтәр-үтмәс, ни рәвешле үз көченә керде. Без Кытай могҗизасының күз алдында шиңеп баруын күрәбез. Коронавирус “тешләве”ннән котылса да, чин илен яңа зур тетрәнүләр көтә. Кытай Үзәк банкы, чир тарала башлаганчы ук, стресс-тест уздырган һәм, үсеш темплары 4 процентка кадәр калса, илне масштаблы банк кризисы көтә, дигән нәтиҗә ясаган иде. Хәзер инде 4 процентлы үсеш тә Кытай өчен проблема булачак. Димәк, дөнья икътисадын кризистан сөйрәп чыгару вазифасын чиннар инде үти алмас.

Җир шары күләмендәге масштаблы кризистан котылу әмәле юк. Хәзерге олигархик бизнесның халыкларны талау моделе башка гадел икътисад ысулы белән алышынганчы, бөек һәм дәһшәтле вакыйгалар туктаусыз безнең бавырны һәм бөерләрне төячәк, кабыргаларны санаячак. Шундый бер мизгел булачак: бөтен икътисад берьюлы «нульгә калдырылачак». Ул чакта кемнең кем белән идарә итүе бөтенләй әһәмиятле булмаячак. Шуңа күрә чәршәмбе көнне Дәүләт Думасының берничә сәгать эчендә Владимир Путинның бөтен эшләгәнен нульгә чыгарып, аңа 2024 елда беренче президент срогы тәкъдим итүенә бер дә аптырамагыз.

Бездә барысы да искечә калып торачак. Иң мөһиме – менә бу катлаулы чорны исән-имин үтү. Сабырлыкны нульгә калдырырга ярамый, киләчәккә өметне саклау әһәмиятле. Ышаныгыз: безне бөтенләй уйламаган хәлләр эзәрлекләячәк, көтелмәгән авырлыклар белән сыналачакбыз. Менә карагыз: технологик үсешнең югары баскычына менеп утырган Япониядә медицина битлекләре белән спекуляция ясаган өчен хөкем итү турында карар кабул иттеләр. Европа илләре дезинфекция чараларын читкә сатуны тыйды. Менә боларга ай ярым элек ышанып була идеме? Ышанып булмаслык хәлләр гадәтигә әйләнер.

Күп кенә белгечләр, икътисади түнтәрелеш егерме ел тирәсе дәвам итәр, диләр. Безнең фараз башкачарак. Зур сынаулар чорына без күп булса ике елдан биш елга кадәр вакыт бирәбез. Шул вакыт эчендә Якын Көнчыгышта бөек вакыйгалар булып узар дип фаразлыйбыз. Бүген артта калган, сугышлардан интеккән Якын Көнчыгыш кайсыдыр бер мизгелдә бөек һәм якты үзгәрешләрнең локомотивына әвереләчәк. Иң дәһшәтле вакыйгалар шунда уйналачак. Бөек дәһшәт давылы Россия өстеннән дә узып китәр, билгеле. Дөньяның сәяси картасына зур үзгәрешләр кертәчәк, идеологияләрне алыштырачак давыллы чор килә. Алкышларгамы аны, юкмы – һәркем үзе хәл итсен.

Берничә елдан соң исән калган һәркем күрәчәк: муллык чорында яшәү өчен, күп тә түгел, фикерләүне генә үзгәртергә генә кирәк булган икән.

Әле генә Трамп Америка икътисадына 300 миллиард долларлык ярдәм турында карар кабул итте. Мантыйк андый карардан соң фонд базарында күтәрелеш башлануны таләп итә. Әмма бөтен мантыйкларга каршы килеп, АКШның югары технологик компанияләре акча югалта. Мин бу юлларны язганда, океан арты биржаларында һәм Азия мәйданнарында уртача темплы түнтәрелеш бара. Бары тик Россия биржалары гына яңа туган бозау кебек аякланырга азаплана. Болар барысы да вакытлыча. Без конкрет вакыйгаларны фаразлый алмыйбыз, чөнки белмибез. Әмма Путинның бөтен президент срокларын нульгә чыгару безгә вакытлыча сулыш алу мөмкинлеге бирә әлегә. Файдаланып калыгыз.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: РИА Новости / Алексей Сухоруков


Фикер өстәү