Ольга Павлова: «Безнең бурыч – балалар спортын үстерү, спортчыларга ярдәм итү»

Спорт, абортлар мәсьәләсе, БРИКС саммитының Казанда узуы. Татарстанның «Динамо» физик культура һәм спорт җәмгыяте рәисе киңәшчесе, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова Россия Президенты Владимир Путин уздырган “туры элемтә”дә бигрәк тә әнә шул өч теманың истә калуын әйтте.

«Һичшиксез, спорт темасының телгә алынуы мөһим. Бу – бигрәк тә Халыкара Олимпия комитеты турында фикер алышу, Россиянең яңа территорияләрендә төбәк спортын үстерү. Бүген халыкара комитет акча эшләү структурасын әйләнде. Пьер де Кубертенның барлык кагыйдәләре юкка чыкты. Владимир Путин Көнбатышның спорттан ерак булган сәясәтчеләре сүзенә бирешмәскә кушты. Безнең бурыч – бары алга бару, балалар спортын үстерү, спортчыларга ярдәм итү”, – диде Ольга Павлова.

Владимир Путинның хосусый клиникаларда абортларны тыю мәсьәләсендә сак эш итәргә кирәклеген дә телгә алды ул. Ольга Павлова әйтүенчә, абортлар – бик җитди проблема. Ул демографиягә бәйле. Бала тууга бәйле вазгыятьне күтәрергә кирәк, әмма хатын-кыз хокукларын бозарга ярамый.

Ольга Павлова Владимир Путинның Татарстан турында әйткән сүзләренә дә игътибар бирергә киңәш итә. “Президент республика җитәкчелегенең яхшы эшләвен әйтте. Татарстанны үзем дә бик яратам. Шуңа күрә бу сүзләрне ишетү минем өчен зур горурлык булды, күзгә яшьләр килде хәтта”, – диде ул.


Фикер өстәү