Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте узган елга йомгак ясады

Һәрвакыттагыча җиңәргә һәм беренче булырга! Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе, “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте советы рәисе Әсгать Сәфәров әнә шундый максат куйды. Җәмгыятьнең пленум утырышында узган ел нәтиҗәләре һәм бу елга куелган бурычлар турында сөйләделәр.

⁃ Безнең Бөтенроссия «Динамо» җәмгыяте казанышларына керткән өлешебез зур. Республикада без, һичшиксез, иң яхшы спорт җәмгыяте. Еллык нәтиҗәләребез куандырырлык. Бурычларга килгәндә, һәрвакыттагыча җиңәргә һәм беренче булырга!,- диде Татарстан «Динамо»сы башлыгы.

Узган елны искә алып, Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте советы рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин җәмгыятьнең планлаштырылган чараларының үтәлүе турында сөйләде. Ул беренче Бөтенроссия спартакиадасында республика динамочылары 60 алтын, 23 көмеш һәм 32 бронза медаль яулаганын әйтте. Утырыш барышында үткән елда югары бүләкләр алган иң яхшы спортчы-динамочылар аталды. Шулай ук спорт җәмгыятенең иң яхшы тренерлары билгеләнде.

«Динамо» вәкилләре Дуслык уеннарында, төрле спорт төрләре буенча Россия чемпионатларында да уңышлы чыгыш ясаганнар. Әйтик, республика Эчке эшләр министрлыгының өч хезмәткәре бокс буенча ил чемпионатында ике алтын һәм көмеш, дзюдо буенча чемпионатта — көмеш һәм бронза яулаган.
Салават Гайсин әйтүенчә, Татарстан динамочыларының иң югары күрсәткече булып 200 дән артык спортчының Россия милли җыелма командаларына керүе тора.
⁃ Быел “Динамо” Бөтенроссия спорт җәмгыяте оешканга 100 ел тула. Безнең уңышлар «Динамо» җәмгыятенең барлык әгъзаларының максатчан һәм фидакарь эше нәтиҗәсендә ирешелде. Уртак тырышлык безгә республикада да, илдә дә әйдәүче спорт оешмасы булып калырга мөмкинлек бирә. Спортчыларга һәм тренерларга фидакарь хезмәтләре һәм югары нәтиҗәләре өчен зур рәхмәт, — диде ул.

 


Фикер өстәү