Паспорт фотосы белән нәрсә эшли алалар?

Кайчак эш буенча паспортны фотога төшереп җибәрергә туры килә. Хәзер бит кайсы гына социаль челтәрне алсаң да, мошенниклар сагалап тора. Паспорттагы мәгълүмат начар кулларга эләксә, нәрсә булырга мөмкин?

Ринат В. Кукмара

– Бу сорауга озаклап җавап бирергә мөмкин. Паспорт мәгълүматларын файдаланып, кешене алдау ысуллары күп, һәм алар артып тора. Мошенникларның схемаларын санап бетереп булмый, әмма берничә төренә тукталыйк: микрокредит алу, сезнең исемгә фирма теркәү, рассрочка рәсмиләштерү, электрон кошелек ачу. Сезнең исемгә рәсмиләштерелгән микрокредит булу-булмавын Дәүләт хезмәтләре порталы аша кереп карарга мөмкин. Шәхси мәгълүматларыгызга игътибарлы булыгыз. Мондый хәлгә юлыксагыз, хокук саклау органнарына хәбәр итегез.


Фикер өстәү