Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният советы утырышында катнашты

Бүген Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният советы утырышы узды. Утырышта Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Татарстан Рәисе утырышта бүгенге чараның дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим темага – патриотик тәрбиядә мәдәният роленә багышлануын ассызыклады. «Сезнең һәрберегез узган елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган Дәүләт мәдәни сәясәте нигезләрендә беркетелгән юнәлешләрне тормышка ашыруга үз өлешен кертә. Татарстан – гражданлык үзенчәлеген, Россия дәүләтчелеген, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту үрнәге. Моның өчен без барлык шартларны да тудырабыз, тармак инфраструктурасын үстерәбез. Моның ачык дәлиле – Татарстанда мәдәният объектларын масштаблы реконструкцияләү. Бүген без уникаль мәдәни мирас объектында. Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы 2019-2023 елларда реставрацияләнде. Күптән түгел без Буа дәүләт драма театрын тантаналы рәвештә ачтык», – диде ул.

Моннан тыш, соңгы елларда Чаллы шәһәрендә «Мастеровые» драма театры (2022 ел), Түбән Кама шәһәрендә яшь тамашачы театры (2022 ел), Чаллы татар драма театры (2020 ел) ачылуын искәртте Татарстан Рәисе. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мәдәният тармагының системалы үсеше – дустанә булмаган илләрнең тискәре гамәлләренә, экстремизмга һәм терроризмга каршы торуның нәтиҗәле коралларының берсе, алар Россия дәүләтчелегенә һәм безнең традицион кыйммәтләребезгә куркыныч тудыра.

Утырышта төп нотык белән Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады. Ул патриотик тәрбия тармак эшенең өстенлекле юнәлеше буларак, сәнгать мәдәнияте казанышларын популярлаштыру һәм саклау, Россия халыкларының тарихи хәтерен һәм мәдәниятен саклау турында сөйләде.


Фикер өстәү