Россия Президенты Владимир Путин “Мәскәү – Казан” югары тизлекле юлыннан хәрәкәт итү хакына ачыклык кертәчәк. Бу хакта ул “туры элемтә” барышында әйтте.
Илбашына М12 югары тизлекле юлыннан йөрү бәясе артык кыйммәт булудан зарландылар. Әйтүләренчә, юл хакы 6 мең чамасына төшәчәк.
– Миңа билгеле булган мәгълүматларга караганда, ике шәһәр арасы 4–4,5 мең сум булырга тиеш, – диде Владимир Путин. – Мин әлеге мәсьәләне бик үк аңлап бетермим. Әмма бәяләрне тикшерәчәкбез.