Путин пенсионерларга ТКХ өчен түләгәндә банк комиссиясен бетерү турында әйтте

Россия Президенты Владимир Путин “туры элемтә” барышында бер пенсионер соравына җавап биреп, коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә банкларның комиссия алуын дөрес түгел дип атады.

“Гыйнварда пенсияләр – 7,5 процентка, ә җәйдән коммуналь хезмәтләр өчен түләү 9–14 процент чамасы артачак”, – диделәр Илбашына.

– Бу мәсьәләне карап тикшерәчәкбез, – диде Владимир Путин. Ул пенсия күләме арту инфляция дәрәҗәсеннән түбән булмаячагына да ышаныч белдерде. Президент искәрткәнчә, соңгы бер ел эчендә пенсияләр ике тапкыр индексацияләнде һәм алга таба тагын индексацияләнәчәк. ТКХ тарифлары исә 2022 елдан бирле артмады.

Ә банк комиссияләренә килгәндә: Бу – дөрес түгел, бигрәк тә, пенсионерларга кагылганда, – диде Владимир Путин. – Карар хәзер кабул ителде: пенсионерлар комиссия түләмәячәк”.


Фикер өстәү