Владимир Путин абортларны тыюга бәйле фикерен әйтте

Илдә абортлар рәсми рәвештә тыелмаган, диде Россия Президенты Владимир Путин “туры элемтә” барышында.

– Бүген мондый нәрсә юк, – диде ул. – Гомумән, тыюларга килгәндә, үз заманында алкоголь кампаниясе нинди нәтиҗәгә китерүен күрдек бит инде. Илдә суррогат алкоголь эчүчеләр, көмешкә агызучылар саны күбәйде. Бу исә үлем-китемнәр артуга китерде. Йөклелек чорын өзүгә килгәндә дә шул ук хәл булачак. Әлеге мәсьәләдә гыйбадәтханәләрнең тоткан роле аңлашыла, әлбәттә. Алар һәр гомер өчен көрәшә. Җәмгыятьтә исә хатын-кызларның ирекләре һәм хокуклары саклана.

Илбашы әйтүенчә, берсүзсез, демографик хәлне яхшырту күзлегеннән чыгып караганда, дәүләт хатын-кызларның үз баласын саклап калуы яклы. Мәсьәләне һәрьяклап хәл итәргә тырышырга кирәк, диде ул. “Шул исәптән, хатын-кызлар консультацияләре, төбәкләрдәге бала тудыру йортлары, сырхауханәләрдә тәртип урнаштыру зарур”, – диде Илбашы.


Фикер өстәү