Диңгез тубыктан: узган ел илдә аракы сату күләме сизелерлек арткан

Былтыр Россиядә 68,8 миллион декалитр аракы сатылган. Алдагы ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 6 процентка арткан. Мондый хәлнең күптән күзәтелгәне юк иде, ди белгечләр. “Акбаш”ка үрелүчеләр саны артуның сәбәпләрен дә аңлатканнар.

Федераль һәм төбәк алкоголь базарларын тикшерү үзәге җитәкчесе Вадим Дробиз сүзләренә караганда, кризислы шартларда аракы эчүчеләр саны болай да азмы-күпме арта. Әмма узган ел әлеге төр спиртлы эчемлекне сату күләме артуга башка сәбәпләр дә тәэсир иткән. Белгеч әйтүенчә, ил чикләре өлешчә ябылу аркасында, россиялеләр өйдә генә калырга мәҗбүр. “Чит илгә барып акча туздырып булмагач, үзебезнең ил буйлап сәяхәт итәләр”, — дигән Вадим Дробиз.

Тагын шунысы да бар: дөнья күләмендәге вәзгыять аркасында, узган ел Россия алкоголь базарыннан унга якын чит ил җитештерүчесе киткән. Моңарчы читтән кергәнне күтәреп куярга күнеккән кешеләр дә былтыр аракыга өстенлек биргән, ахры.

Алкоголь базарын көйләү федераль хезмәте китергән саннар да шул хакта “сөйли”. Рәсми мәгълүматларга караганда, узган елның гыйнвар-ноябрь айларында илдә 25 градустан да катырак булган 10,1 миллион декалитр хәмер җитештергәннәр. Ә 2021 елда әлеге күрсәткеч 7,9 миллион декалитр тәшкил иткән. Аның каравы, былтыр илдә идән астында җитештерелгән хәмер сату күләме кимеде, дигәннәр федераль хезмәттә. Сөенергә дә, көенергә белмәссең, билләһи!

Ваклап сату компанияләре ассоциациясе вәкилләре дә тынычландырырга ашыккан. Оешманың президиумы рәисе Игорь Караваев әйтүенчә, бу – вакытлыча гына күренеш. “Аракы сатып алучылар саны артуына күпмедер дәрәҗәдә Яңа ел бәйрәмнәре дә тәэсир итте”, — дигән ул. Ә тормыш бәйрәмнәрдән соң да дәвам итә…

Искәрмә: 1 декалитр=10 литр


Фикер өстәү