Март башында шоколад, виктория һәм шампан шәрабен сату кимегән

Белгечләр әйтүенчә, Россиядә 1-8 март чорында шоколад, җылы илләрдән китерелгән бакча җиләген һәм шампан шәрабен сату күләме узган елдагы шушы ук чор белән чагыштырганда кимегән. Мәсәлән, шоколадны 28 процентка кимрәк сатып алганнар.

Моны иң элек товарның әлеге төре бәясенең 9 процентка артуы белән аңлатырга мөмкин. Тикшеренү мәгълүматларыннан күренгәнчә, шоколадның уртача бәясе 105 сум тәшкил итә.
Торт 11 процентка кыйммәтләнгән, ә сату күләме 8 процентка кимегән. Бакча җиләге бәясе узган елдагы белән чагыштырганда 30 процентка үсеп, 42 процентка азрак сатылган.
Шул ук вакытта, бәясе үзгәрешсез калуга карамастан, кәнфит сату күләменең кимүе кызык. Уртача бәясе, элеккечә үк, 228 сум. Тик мартның беренче атнасында бу товар 2020 елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 8 процентка азрак сатылган.
Шампан шәрабе дә гаҗәпсенерлек: бәясе нибары 2 процентка артуга карамастан, 59 процентка кимрәк сатып җибәрелгән. Ә менә чәчәкләр, узган елның мартындагыга караганда берьюлы 37 процентка кыйммәтләнсә дә, 16 процентка күбрәк сатылган.


Фикер өстәү