Бакча эшләре алдыннан көрәк-тырмалар кыйммәтләнгән

Апрель аенда бакчачыларның эш кораллары бәясе дүрттән бер өлешкә диярлек арткан. Моңа гаҗәпләнәсе юк: узган елдагы кебек чикләүләр, рөхсәт алып кына тегендә-монда барып килүләр беткәнлектән, халык җае чыгуга табигатькә, шәһәр читенә ыргыла. Шуңа күрә ихтыяҗ да пандемиягә хәтле чордагыга якынлашкан.

Хәзер көрәкнең уртача бәясе 402 сум тәшкил итә (узган елның шушы ук чорындагыга караганда 23 процентка күбрәк). Тырма арзанрак тора: уртача 250 сум (барыбер узган елның апрелендәгегә караганда 22 процентка кыйммәтрәк). Себерке өчен уртача 253 сум түләргә кирәк (2020 елның апрель аендагыга караганда 18 процентка кыйммәтрәк).

2021 елның апрелендә көрәкләр – 70 процентка, себерке һәм тырмалар –116 һәм 98 процентка күбрәк сатылган. Үсенте бәясе уртача 32 процентка үскән (478 сум). Кыскасы, яз суык килүгә карамастан, бакчачы өчен кирәкле барлык әйберләр кыйммәтләнгән. Көннәр җылыткач, ихтыяҗ үсеп, бәяләр тагын да артырга мөмкин, дип яза KAZANFIRST.


Фикер өстәү