Россиядә чит ил гражданлыгы  алучылар арткан

Коронавирус пандемиясе вакытында Россиядә чит ил гражданлыгы  яки чит илдә яшәүгә рөхсәт (вид на жительство – ВНЖ) алучылар саны нык арткан.  Инде хәзер кайбер паспортларны эпидемия вакытындагыга караганда арзанракка да сатып алырга мөмкин икән.

Белгечләр әйтүенчә, май аенда чит илләрдә яшәүгә рөхсәт алырга теләүчеләр саны узган елдагы шушы ук чордагыга караганда 20 процентка арткан. Бездә чит ил паспортларына яки чит илдә яшәү өчен рөхсәт алуга ихтыяҗның икенче тапкыр әнә шулай бик нык үсүе икән инде бу. Беренчесе 2014 елдан соң теркәлгән.

Россия халкы бигрәк тә Европа берлеге илләренә (иң популяр ил – Португалия) ыргыла. Икенче урында – Кариб бассейны илләре (Гренада, Антигуа  һәм Барбуда, Сент-Китс  һәм Невис). Өченче урында – Кипр һәм Мальта. Бу илләргә ВНЖ алу Европа берлегенең күпчелек илләренә шушы документны алуга караганда арзанракка төшә ди.

Белгечләр ил халкының икенче паспортка ихтыяҗы үсүен югарыда телгә алып үтелгән илләргә ВНЖ алуның уңайлырак булуы, арзанракка төшүе белән беррәттән,  пандемия вакытында буш вакытлары барлыкка килү  һәм  бөтен игътибарны акчаларына (кризис чорында туган илләренә ышаныч кимү сәбәпле), гаилә эшләренә бирә башлаулары белән аңлата.

 

 


Фикер өстәү