«Корбан чалдырмакчы идем, бәясе шик тудырды»

Быел сарык сатып алу нияте белән Казандагы Гаилә мәчетенә барган идем. 8,5 мең сум акчаңны 2-3 атна алдан түлисең дә, “корбанлыкка талон” бирәләр икән. Сарыкларны махсус урында суеп, эшкәртеп, мәчеткә бәйрәм көнне түшкәләрен генә алып киләләр ди.

Акчасын түләдем, тик күңелдә шик калды. Үзең күреп, сайлап алмагач, ничек инде барысына да бер хак түләргә? Бәлки ул сарык бик зур, йә артык майлы, йә кечкенә һәм арыктыр. Безнең гаилә зур, өләшергә ниятләгән кешеләребез дә күп. Кечкенә түшкә туры килсә, ничек барысына да өлеш чыгарырбыз? Мондый тәртип бары тик Гаилә мәчетендә генәме соң? Түшкәне теләгән кешеләргә ваклап турап бирү мөмкинлеге бармы, корбанлыкның үпкә-бавыры кая куела һәм мәчеттән итне биреп җибәрү ничек оештырылачак?
Фәүзия. Казан
Сорауга Казандагы Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.
– Җәмәгать, һәрбер шикләнү шайтаннан. Кеше шикләнә икән, ул аны кылмасын. Барып, сайлап, күреп чалдыру мөмкинлеге булган урыннар да булмый калмас. Быел пандемия аркасында мәчетләргә шундый таләпләр куелды. Без, үзебезне һәм башкаларны йогышлы чирдән саклыйбыз. Сарык түшкәсен тапшырганда, аның авырлыгын әйтәчәкләр. Бер бәя булгач, алар барысы да бер төрле. Шикләнмичә, әҗер-савапларны юкка чыгармыйча, изге нияттән башкарсак иде бу гамәлне. Ваклап турап бирү дигәндә, кемдер аны тулаем мәчеткә калдырып китә, без аш-су пешереп, аны фәкыйрь, ятимнәргә таратабыз, Аллаһ разый булсын! Әгәр түшкәне ваклап бирергә кирәк икән, ул хакта алдан ук кисәтегез. Андый эшне башкару өчен урын булдырырга, бүлгәләүче кешене табарга, аңа эшләгән өчен түләргә кирәк. Без моны булдырырга тырышырбыз. Сарыкның үпкә-бавырлары да мохтаҗларга таратыла. Мәчеттән итне кайчан алу турында хәбәр итәрбез. Кеше бик олы яшьтә, ялгыз икән, алдан ул хакта әйтсә, башкалар ярдәме белән аңа илтеп бирүне дә оештырачакбыз. Аллаһы Тәгалә барыбызга да, саулык, бәхет, бәрәкәт бирсен!

Язманы Фәния Арсланова әзерләде


Фикер өстәү