Осиновода сукбай эт тешләгән бала реанимациядә ята

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте Осиновода эт тешләгән баланың хәле турында хәбәр итте.

«Малайга операция ясадылар, ул хәзер реанимациядә, үз аңында. Хәле авыр, әмма тотрыклы», — дип искәрттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Кичә Осиново бистәсендә 11 яшьлек малайга сукбай эт һөҗүм иткән. Малайны авыр хәлдә Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар.

Бу вакыйгадан соң җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү