Сукбай этләр бер малайның өзгеләп үтергән

Оренбургта сукбай этләр көтүе бер малайга һөҗүм итә һәм аны өзгәләп бетерә. Бу хакта 16 апрельдә Россия Тикшерү комитетының Ырымбур өлкәсе буенча Тикшерү Идарәсе хәбәр итә. Бу хакта «Известия» яза.

«16 апрельдә Оренбург шәһәренең Кольцевая урамындагы гараж кооперативыннан ерак түгел йортсыз этләр көтүе үз йорты янында йөргән малайга һөҗүм иткән», — диелә хәбәрдә.

Бала алган җәрәхәтләрдән шунда ук вафат була. Малайга 6-9 яшь булган, дип фаразлана.

Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

 

 


Фикер өстәү