Татарстанда пневмококк һәм менингококктан вакцина алуга бирелә торган акча күләмен арттырганнар

Авыруларга тиз бирешүчеләр өчен вакцина ясауга барлыгы 127 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә эпидкүрсәткечләр буенча вакциналар сатып алуга бирелә торган акча 2 тапкыр арттырылган. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина белдергән.
— Чирләргә тиз бирешүчән кешеләргә пневмококк, менингококк, җил чәчәге (ветрянка), бума ютәл (коклюш) авыруларыннан вакциналар ясау өчен республика бюджетыннан беренче тапкыр шундый зур сумма – 127 миллион сум бүлеп бирелде. – дигән Авдонина.
Узган елда бюджеттан өстәмә акча хисабына бума ютәлдән прививка ясый башлаганнар.
— Бу эш тукталып калмаска тиеш. 2021 елга безнең бурыч – шушы инфекцияләргә һәм, әлбәттә инде, ковидка каршы вакцинацияне дәвам итү, – дип өстәгән ул.


Фикер өстәү