Быел республикада 716 күпкатлы йортны капиталь төзекләндерәчәкләр

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы мәгълүматларына караганда, 42 муниципаль районда яшәүче 159 меңнән артык кешенең яшәү шартлары яхшырачак. 2023 елда йортларны капиталь төзекләндерүгә 6 миллиард сум акча тотылачак. Чагыштыру өчен, узган ел барлыгы 740 күпкатлы йортны капиталь төзекләндергәннәр.

Агымдагы елда социаль объектлар төзү һәм аларны ремонтлауга бәйле алты программаны тормышка ашыру да күздә тотыла. Исемлектә 650 социаль объект бар. Программаларны тормышка ашыруга 3 миллиард сум акча тотылачак.


Фикер өстәү